Лениногорскида язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә
Бүгенге көндә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы агрегатлау эше тәмамланып килә. Әле бу юнәлеш буенча бар хуҗалыклар да әзер түгел. Елдагыча, кыр эшләренә керешер алдыннан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан вәкил килеп, техниканы тикшерү гадәте бар. Бу юлы министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, инженер-механизация бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Фәрит Әхмәтов...
Бүгенге көндә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы агрегатлау эше тәмамланып килә. Әле бу юнәлеш буенча бар хуҗалыклар да әзер түгел.
Елдагыча, кыр эшләренә керешер алдыннан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан вәкил килеп, техниканы тикшерү гадәте бар. Бу юлы министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, инженер-механизация бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Фәрит Әхмәтов районның сигез хуҗалыгында булды. Яз барлык хуҗалыкка бер үк вакытта килсә дә, аларның әзерлеге генә төрлечә. Бүгенге эшне иртәгегә калдырмыйча, булсынга дип эшләүчеләр арасында "Лениногорская" агрофирмасы", "Сатурн-Урал" һәм "Ленин" җәмгыятьләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев