Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Лениногорск урамында татарча сөйләштеләр

Милләтнең төп күрке - тел һәм моң. Һәр милләт кешесе өчен "иң моңлы көй - милли көй, иң матур тел - туган тел". Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Андый кеше эшкә дә, гыйлемгә сәләтле була. Шушы зур бәхетне югалтмас өчен генә дә үзебезнең татар телен белергә...

Милләтнең төп күрке - тел һәм моң. Һәр милләт кешесе өчен "иң моңлы көй - милли көй, иң матур тел - туган тел". Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Андый кеше эшкә дә, гыйлемгә сәләтле була.


Шушы зур бәхетне югалтмас өчен генә дә үзебезнең татар телен белергә тиешбез һәм киләчәк буыннарга җиткерергә бурычлы.
Шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбе укытучылары укучылар белән берлектә милли байлыгыбызны саклау һәм үстерү юнәлешендә зур тырышлык куеп эшли. Ел саен мәктәптә берсеннән-берсе кызыклы, бай һәм матур эчтәлекле милли чаралар уздырыла. Анда төрле сыйныф укучылары бик теләп катнаша.
Быелгы уку елында безнең мәктәп республика күләмендә үткәрелүче "Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә катнашты. Ул мәктәпнең актлар залында башланып китте. Биредә укучылар нәфис сүз, җыр һәм бию осталыгында көч сынашты, бер-берсе белән туган телдә аралашты. Акция мәктәп кысалары белән генә чикләнмәде, шәһәребез урамнарына да юнәлде. Анда укучыларыбыз шәһәр кешеләре белән татар телендә аралашты, үзләре төзегән 150 сүздән торган "Татарча-русча сүзлек" өләште.
Укучыларының чыгышлары бүген дә дәвам итә. 16 апрельдә - шәһәрнең Мәдәният сараенда безне-тамашачыны, җыр-бию белән беррәттән, моңлы тавышлы Айдар Фәйзрахманов көтеп кала.
8 нче урта мәктәп укытучылары һәм укучылары туган телен сөйгән, хөрмәт иткән барлык кешеләрне дә, телебезнең матурлыгын, бөеклеген тоя белергә һәм туган телдә сөйләшергә, аралашырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мин татарча сљйлђшђм