11 август 2016 яңалыклары
-
Лениногорскиның ике белем бирү учреждениясе финалга чыккан
Бу көннәрдә республиканың эксперт төркеме безнең районда булып, белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында. Эксперт төркем составына республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, депутатлар, иҗтимагый совет, яшьләр оешмалары вәкилләре кергән. Сайлап алуның зональ этабында "Иң яхшы махсус (коррекцион) оешма, Балалар йорты " номинациясендә...
-
Татарстанда ерткыч бөҗәк тапканнар (ФОТО)
Суфи чикерткәсе Кама һәм Нократ елгалары арасында тарала башлаган. Әлеге ерткыч бөҗәк Татарстанда моннан берничә ел элек көньяк районнарда күренгән булган. Аннан соң Түбән Кама елгасы буе тирәлегендә - Түбән Кама һәм Тукай районнарында очраган. Быел суфи чикерткәләрен Нократ - Кама елгалары арасындагы Каманың уң як ярында күргәннәр, - дип...
-
Лениногорск чибәрләренә матурлык эликсиры
Чәчләрнең төсе югалса, тырнаклар тиз сына башласа, күз астында «капчыклар» барлыкка килсә, һәр иртә түбәндәге рецепт буенча әзерләнгән эчемлекне эчегез. Бер атнадан нәтиҗәсен дә күрерсез. Аның өчен 300 гр сөт, өч аш кашыгы коры солы лачаулары, бер банан һәм бер аш кашыгы бал кирәк була. Солы лачаулары өстенә сөтне башта...
-
Шөпшә чагудан бер кешенең гомере өзелгән
Чистай районында Кама елгасында бер балыкчы һәлак булган. Аны шөпшә чаккан. 68 яшьлек ир-ат ярдан 80 километр читтә балык тоткан булган. Аның хәле начарланганлыгын күреп иптәше медицина ярдәме чакырган, ә үзе балыкчыны көймәдә ярга таба алып киткән. Әмма табиблар килеп җитеп аны караганда ул инде үлгән булган. http://www.almet-rt.ru/
-
Татарстанда икмәк, шикәр комы, бозау һәм кош ите, сарымсак һәм абрикос бәясе арткан
31 июльдән 6 августка кадәр Татарстан минималь кулланучылар кәрзине бәясе 1 проценттан да азракка кимегән. 31 июльдән 6 августка кадәр Татарстанда минималь кулланучылар кәрзине бәясе 0,93 процентка (яки 129 сум 58 тиенгә) кимегән, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге. Ведомство мәгълүматлары буенча узган атна...
-
Яңа Чыршылыда янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар үткән (фотолар)
Яңа Чыршылыга шәһәрдәге 11нче янгын сүндерү частеннән килеп, янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар үткәргән. Бу хакта авыл җирлеге сайты хәбәр итә. Янгын сүндерү хезмәткәрләре кагыйдәләр белән таныштырганнар, инструктаж үткәргәннәр. Балаларга исә янгын сүндергәндә кулланыла торган җиһазларны тотып карау мөмкинлеге дә булган. Аларга шунысы кызык булып тоелган да.
-
Татарстан мәчетләрендәге җомга вәгазьләре татар телендә генә булачак
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте пленумы шушы карарны кабул итте Бүген Казанда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте пленумы узды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында пленум кабул иткән карарны җиткерде. Мөфти әйтүенчә, җомга вәгазе барлык мәчетләрдә дә татар телендә генә укылачак. "Без имамнар арасында каршылык булыр дип уйлаган идек, әмма 100...
-
Лениногорскида туучыларга караганда үлүчеләр күбрәк
Шәһәр һәм районда июль аенда 86 сабый дөньяга килгән. 87 кеше бакый дөньяга күчкән. Июль аенда 92 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгән. 19 пар, кызганыч, аерылышкан.
-
Татарстанда табиблар хатасын ачыклау өчен мәетне кабердән кире казып алганнар
Чистайда судмедэкспертиза үткәрү өчен 58 яшьлек пенсионер әбинең мәетен эксгумацияләгәнннәр. Карчык эчәге язвасыннан интегеп, быелның 12 июнендә Чистай үзәк хастаханәсендә җан биргән. Тикшерү комитеты табибларны дөрес диагноз куймыйча, вакытында ярдәм күрсәтмәүдә гаепли. Лайфка мәрхүмәнең кызы сөйләве буенча, терапевт карчыкка хроник гастрит диагнозы куеп, өенә кайтарып җибәргән. Бу вакытта инде әби...
-
Лениногорскилылар, игътибар! Эсселек кире кайта
Татарстанда янә кызу булачак. Бүген республикада көннәр тагын эсселәнә, температура 32 градуска кадәр күтәреләчәк. Шулай да, алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгырлар вәгъдә итә синоптиклар.
-
Лениногорскилылар, йолдызлар яңгырын карарга онытмагыз
Йолдызлар яңгырын күзәтү өчен, шәһәр читенә чыгарга киңәш ителә. 11 һәм 12 август көннәрендә Җир Свифта-Таттла кометасы орбитасы аша үтәчәк. Шул рәвешле күктә йолдызлар атылганын карарга була. Белгечләр фикеренчә, бу кичтә сәгатенә 80-160 йолдыз атылганын күзәтеп булачак. http://intertat.ru
-
Лениногорск хуҗабикәләренә яңадан-яңа рецепт: баклажан “көймәләре”
Баклажан "көймәләре" (6 өлеш өчен) Кирәк: алты баклажан; бер тавык түшеннән фарш; бер баш суган; бер болгар борычы; ике помидор; ике төш сарымсак; 200 г сыр (эретелгән сыр да ярый); тоз, борыч. Эш барышы: Баклажаннарны ярабыз, эчен алып, кайнаган тозлы суга салып куябыз. (Моны әчесе чыксын өчен эшлибез. "Көймәләр"нең эчен...
-
Искитмәле: самолет янганда исән калган Һиндстанлы 1 млн доллар откан
Мөхәммәт Бәшир Абдул Хәдәр исемле Һиндстан кешесендә бер атна эчендә бәхет ике мәртәбә елмая. Һиндстаннан килгән пассажир самолеты Дубайда утырганда яна башлый. Бәхеткә пассажирларга зыян килми. Әлеге кешегә беренче мәртәбә бәхет шунда елмая. Инде Дубайдан кире Һиндстанга очкан вакытта, бу кеше бәхетен икенче тапкыр сынап карарга була һәм аэропортта лоторея...
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә
11 август төнендә һәм көндез республика буенча урыны белән яшеннәр көтелә. Урыны белән боз да явачак.Яшен вакытында җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. http://intertat.ru/tt
-
Җырчы Алсуның улы Рафаэль туды
Җырчының ире Ян Абрамовның әтисе дә Рафаэль исемле Җырчы Алсу өченче тапкыр әни булды. Ул, баласын табу өчен, июль азагында ук Израильгә киткән иде. Кызы Миккеланы да (аңа 8 яшь) җырчы Израильдә тапкан иде. Бу яңалыкны Алсуның дусты - Андрей Цветков хәбәр итә. "Өченче балаң һәм беренче улың тууы белән...