Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә яңадан-яңа рецепт: баклажан “көймәләре”

Баклажан "көймәләре" (6 өлеш өчен) Кирәк: алты баклажан; бер тавык түшеннән фарш; бер баш суган; бер болгар борычы; ике помидор; ике төш сарымсак; 200 г сыр (эретелгән сыр да ярый); тоз, борыч. Эш барышы: Баклажаннарны ярабыз, эчен алып, кайнаган тозлы суга салып куябыз. (Моны әчесе чыксын өчен эшлибез. "Көймәләр"нең эчен...

Баклажан "көймәләре"

(6 өлеш өчен)

Кирәк:

алты баклажан;

бер тавык түшеннән фарш;

бер баш суган;

бер болгар борычы;

ике помидор;

ике төш сарымсак;

200 г сыр (эретелгән сыр да ярый);

тоз, борыч.

Эш барышы:

Баклажаннарны ярабыз, эчен алып, кайнаган тозлы суга салып куябыз. (Моны әчесе чыксын өчен эшлибез. "Көймәләр"нең эчен дә тоз белән уып калдырабыз.) Суганны вак турап табада кыздырабыз. Өстенә фарш салабыз. Баклажан эчен шакмаклап турыйбыз һәм табага өстибез. 5-10 минуттан соң катнашмага туралган борыч кушабыз. Борычлыйбыз-тозлыйбыз. Эчлек әзер.

"Көймәләрне" юып алабыз, тышын чәнечке белән тишеп-тишеп чыгабыз һәм эчлекне тутырабыз. Өстенә уылган сыр сибәбез. Мул итеп көнбагыш мае сөртелгән табага "көймәләр"не тезеп, 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 35-40 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев