12 октябрь 2017 яңалыклары
-
Синоптиклар Татарстанда томан төшүе турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 13 октябрь төнендә һәм иртән республикада урыны белән томан төшүе турында кисәтә. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр кими. Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяктан исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +4..-1 градус булса, көндез +9..+14 градуска кадәр җылыта. Казанда...
-
Бик көчле магнит давыллары көтелә
13-14 октябрь көннәрендә бик көчле магнит давыллары көтелә. Шунлыктан бу көннәрдә үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә карата аеруча игътибарлы булыгыз. http://www.shahrikazan.com
-
Татарстан делегатлары Сочига Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә китте
Бүген Татарстан делегатлары 14 - 22 октябрьгә кадәр Сочида узачак Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә китте. Фестивальдә Татарстаннан 200 кеше катнашачак. Татарстан делегациясе составында танылган кешеләр, "Прогульщики" һәм "Мураками" ансамбльләре, Россия студентлары туташы булып танылган Диләрә Ялалтынова, спортчылар, предприятиеләрдән эшче яшьләр дә бар. Делегатларны Сочига Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт...
-
200 һәм 2000 сумлык банкнотлар кулланылышка керде
12 октябрьдән Россиядә 200 һәм 2000 сумлык банкнотлар кулланылышка керә башлады, - дип хәбәр итә Россия Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина. Бу хакта "РИА Новости" язып чыккан. "Бүгенге көннән банкнотлар әйләнешкә керә башлаячак. Октябрь аенда беренче булып яңа банкнотларны сурәтләре тасвирланган төбәкләр (Ерак Көнчыгыш, Кырым), шулай ук Мәскәү алачак", -...
-
2018 елга эшсезлек буенча пособие күләме билгеләнде
2018 елга эшсезлек буенча пособие күләме билгеләнде. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Хөкүмәте карары проекты күрсәткәнчә, эшсезлек буенча пособие былтыргы кебек калган. Аның күләме 850 сумнан 4900 сумга кадәр булачак. http://www.bugulma-tat.ru
-
Лениногорск мәктәпләре театр фестивалендә катнашты (фотолар)
10 нчы октябрь көнне 4 нче мәктәптә Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан театр фестивале булып узды. Бу чарада барлык шәһәр һәм авыл мәктәпләре катнашты. Һәр мәктәп үзенчә бик яхшы әзерләнгән. Репертуар да төрле иде. Мәсәлән, Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар" романы буенча өзекне Сарабикул һәм Сугышлы мәктәпләре әзерләгән. Рольләрне бик...
-
Күрше районында юл һәлакәтендә 3 айлык сабый һәлак булган
Баулы районында юл һәлакәтендә 3 айлык сабый һәлак була. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына кичә 20.41 сәгатьтә Мәскәү-Чиләбе трассасының 1257 километрында йөк машинасы белән җиңел машинаның бәрелешүе турында хәбәр итәләр. Һәлакәт булган урынга...
-
Лениногорск районында арыш оны җитештерә башладылар
Лениногорск районында "Спартак" агрофирмасының эшкәртү хуҗалыгы эшен башлап җибәрде. Бу хакта "Татар-информ"га Лениногорск муниципаль районы башлыгы һәм Лениногроск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов җиткерде. "Спартак" агрофирмасында арыш оны, берничә төр сыр һәм сөт продукциясе җитештереләчәк", - дип хәбәр итте район бышлыгы. Болардан тыш "Спартак" агрофирмасының тәүлегенә якынча 9 тонна икмәк җитештерә...
-
Лениногорскилыларга 12 октябрьгә Йолдызнамә
Овен 12 октября 2017 года у Овна не ожидаются высокие достижения в работе, но ему этого и не нужно. Главное, чтобы в личной жизни все было хорошо - вот так, вы себе скажите с утра. Хотя, без катаклизмов не обойдется. Давний друг поведает Овну странную историю про любимого человека. Это...