Лениногорск мәктәпләре театр фестивалендә катнашты (фотолар)
10 нчы октябрь көнне 4 нче мәктәптә Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан театр фестивале булып узды. Бу чарада барлык шәһәр һәм авыл мәктәпләре катнашты. Һәр мәктәп үзенчә бик яхшы әзерләнгән. Репертуар да төрле иде. Мәсәлән, Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар" романы буенча өзекне Сарабикул һәм Сугышлы мәктәпләре әзерләгән. Рольләрне бик...
10 нчы октябрь көнне 4 нче мәктәптә Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан театр фестивале булып узды.
Бу чарада барлык шәһәр һәм авыл мәктәпләре катнашты. Һәр мәктәп үзенчә бик яхшы әзерләнгән. Репертуар да төрле иде. Мәсәлән, Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар" романы буенча өзекне Сарабикул һәм Сугышлы мәктәпләре әзерләгән. Рольләрне бик оста башкардылар. Зурлар төркемендә алар икесе дә 2 нче урынга, ә Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе 1 нче урынга лаек булдылар. 3 урын Тимәш мәктәбе укучыларында.
Урта төркемдәгеләр дә калышмый оста актерлар кебек, сәхнәдә үзләрен иркен тоттылар. Монда 1 нче урынны Керкәле, Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" спектакле өчен, 2 урынны Иске Иштерәклеләр Нәби Дәүлинең "Җырлап үткән җәй" спектакле өчен алдылар, 3 урынны Иске Куак белән Ивановка мәктәбе бүлеште. Бу мәктәпләрнең укытучыларына аерым рәхмәт әйтәсе килә. Алсинә Сәйфиева яңа гына Ивановка мәктәбендә татар теле укытуына карамастан, рус телле балалар белән сәхнәгә куярлык спектакль әзерләгән! Костюм,гримны да бик оста сайлаган.Афәрин!
Шәһәр мәктәпләреннән килгән укучылар 2нче, 6нчы, 11нче гимназия, 5нче, 4нче, 12нче мәктәпләр призлы урыннар алды. Татарча сөйләм матур . Бу балалар киләчәктә ана телен онытырлар дип уйламыйм. 1нче,10нчы,13 нче мәктәп укучылары 3 нче урынга лаек булды.
Спектакльне сәхнәгә кую ул бик күп көч сорый. Һәр чыгыш, әлбәттә, укытучының ачык дәресе. Димәк, безнең ачык дәрес уңышлы үтте! Оештыручылар 4 мәктәпнең татар теле укытучысы Галия Җәмил кызы, шәһәр мәгариф йорты татар теле һәм әдәбияты методисты Римма Фатыйхова.
Җиңүчеләр декабрь аенда мәдәният сараенда үтәчәк театр фестивалендә катнашачаклар. Матур спектакльләрне тамашачылар да күрә алачак.
Зөмәрә Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев