Лениногорск районында арыш оны җитештерә башладылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында арыш оны җитештерә башладылар

Лениногорск районында "Спартак" агрофирмасының эшкәртү хуҗалыгы эшен башлап җибәрде. Бу хакта "Татар-информ"га Лениногорск муниципаль районы башлыгы һәм Лениногроск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов җиткерде. "Спартак" агрофирмасында арыш оны, берничә төр сыр һәм сөт продукциясе җитештереләчәк", - дип хәбәр итте район бышлыгы. Болардан тыш "Спартак" агрофирмасының тәүлегенә якынча 9 тонна икмәк җитештерә...

Лениногорск районында "Спартак" агрофирмасының эшкәртү хуҗалыгы эшен башлап җибәрде.

Бу хакта "Татар-информ"га Лениногорск муниципаль районы башлыгы һәм Лениногроск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов җиткерде.

"Спартак" агрофирмасында арыш оны, берничә төр сыр һәм сөт продукциясе җитештереләчәк", - дип хәбәр итте район бышлыгы.

Болардан тыш "Спартак" агрофирмасының тәүлегенә якынча 9 тонна икмәк җитештерә торган заводы, шулай ук кондитер һәм ит эшкәртү цехы бар.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев