13 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
"Андый матур парлар башка булмас" (юл фаҗигасендә һәлак булган якташларыбыз турында республика басмасы яза)
Теләче районында яшәүче Дәүләтшиннар һәм Лениногорск шәһәрендә гомер итүче Лилия Шаһиева балаларының җидесен уздыра. 4 гыйнвар көнне Казан -Шәмәрдән юлында килеп чыккан фаҗига Дәүләтшиннарның улы һәм килене, Лилия ханымның ике газиз баласының гомерен өзде. 12, 9, 4 яшьлек өч бала тома ятим калды, 2 яшьлек тагын бер сабый әнисез үсәчәк....
-
Авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча төзелгән республика районнары рейтингында Лениногорск кайсы урында?
Рейтинг министрның узган ел Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәләрдә чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча төзелгән. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 2017 елда республиканың агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнарның үзенчәлекле рейтингын тәкъдим итте. Иң яхшы һәм артта калучы муниципалитетларның исемлеге Хөкүмәт йортында киңәшмәдә яңгырады,...
-
Керкәле мәктәбе корабының капитаны - Әкрәм Гыйләҗев зур юбилеен билгеләп үтә
Керкәле авылы яныннан узып киткәндә, күз уң яктагы ике катлы мәһабәт бинага - Керкәле мәктәбенә төшә. Гадәттәгечә капканың ике канаты да тутырып ачык. Шау-гөр килеп балалар белем иленә ашыга. Анда аларны яраткан апа - абыйлары, шушы белем учагында 35 нче кышын каршы алган мәктәп директоры Әкрәм Гата улы Гыйләҗев каршы...
-
70 яшьлек Ренат Ибраһимов әти булырга җыена?
Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты 8 бала атасы Ренат Ибраһимов гаиләсендә зур яңалык булырга тора ахрысы. Starhit басмасы хәбәр итүенчә җырчы кабат әти булырга җыена. Мәскәү рестораннарының берсендә узган «Раштуа кичәсендә» Ренат Ибраһимов һәм аның тормыш иптәше Светлана Миңнеханова да кунак булган. Чарада катнашучылар Светлананың иркен киеме...
-
Мамадышда котыру авыруы – карантин кертелгән
Бу хәбәр турында Татарстан Республикасы Президенты Указы җиткерә һәм аныӊ буенча карантин кертелгән җирдән хайваннарны чыгару, сату, шулай ук кыргый хайваннарны читкә чыгармауны булдырмау йөкләнә. Мамадыш районыныӊ Түбән Шәндер авылында хайваннарда котыру авыруы табылган. Бу хәбәр турында Татарстан Республикасы Президенты Указы җиткерә һәм аныӊ буенча карантин кертелгән җирдән хайваннарны чыгару,...
-
Лениногорск Балалар китапханәсенә "101" килде (фотолар)
Шәһәрдәге Ю.Гагарин исемендәге Балалар китапханәсендә "101" ярдәмгә ашыга" дигән тамаша узды, дип хәбәр итәләр китапханәдән. Анда кунак булып 3нче балалар бакчасыннан килгәннәр. Чара барышында балалар янгынның бик куркыныч,ут белән сак булырга икәнлеген белделәр. Китапханә хезмәткәре алар белән викторина уздырды. Бергәләп Л.Толстойның "Пожарные собаки" хикәясен укыдылар. Соңыннан тагын да кызыклы чара...
-
Кием кечерәйдеме, борчылмагыз, үсә торганны уйлап тапканнар
Балалар үсә, аларга гел яңа кием алырга кирәк. Бөекбританияле дизайнер Райан Ясин бик күп әнинең баш бәласен хәл иткән: ул "үсә" торган кием уйлап тапкан. "Petit Pli" дип аталган тукыма плиссировканы хәтерләтә. Мондый тукымадан тегелгән киемне балага 3 айдан 3 яшькәчә кидереп була. Бу ата-ананың күп акчасын янга калдырырга ярдәм...
-
Россия Матбугаты көне билгеләп үтелә
Бүген, 13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Хәзерге заманда массакүләм мәгълүмат чаралары илдә, республикада, районда булган яңалыкларны, хәбәрләрне җиткереп торучы тармак. Хөрмәтле коллегаларыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез.Эшебездә уңышлар насыйп булсын. go.mail.ru/search_images?q фотосы
-
13 гыйнвар көнне ай күренер-күренмәс булса, кыш карлы һәм суык булыр (халык сынамышлары)
Гыйнвардагы көн торышына карап, җәйнең ничек килүен дә фаразлый халык сынамышлары. 13 гыйнвар көнне күктәге Айны күзәтегез. Ул күренер-күренмәс булса, кыш карлы һәм суык булыр. 14 гыйнвар - Искечә Яңа ел көнне томан төшсә, җәй җылы килеп, уңыш уңар. 15 гыйнвар төнендә төшкән томан исә, көчле суыклар хакында искәртә. 16...
-
Битне чеметтерә торган кыш иртәсе белән сезне!
Бүген Лениногорскида карлар шыгырдап тора торган көн. Әнә матур гына кояш чыгып килә. Өшемәгез, җылырак киенегез. Көндез һава температурасы минус 20ләр булачак.