Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Керкәле мәктәбе корабының капитаны - Әкрәм Гыйләҗев зур юбилеен билгеләп үтә

Керкәле авылы яныннан узып киткәндә, күз уң яктагы ике катлы мәһабәт бинага - Керкәле мәктәбенә төшә. Гадәттәгечә капканың ике канаты да тутырып ачык. Шау-гөр килеп балалар белем иленә ашыга. Анда аларны яраткан апа - абыйлары, шушы белем учагында 35 нче кышын каршы алган мәктәп директоры Әкрәм Гата улы Гыйләҗев каршы...

Керкәле авылы яныннан узып киткәндә, күз уң яктагы ике катлы мәһабәт бинага - Керкәле мәктәбенә төшә. Гадәттәгечә капканың ике канаты да тутырып ачык. Шау-гөр килеп балалар белем иленә ашыга. Анда аларны яраткан апа - абыйлары, шушы белем учагында 35 нче кышын каршы алган мәктәп директоры Әкрәм Гата улы Гыйләҗев каршы ала.
Ул тумышы белән Самара өлкәсе Камышлы районының Балыклы авылыннан. 1958 елның 15 гыйнварында дөньяга килә. Әтисе белән әнисе авылның хөрмәтле кешеләре булалар. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Туган авылында бик яхшы билгеләренә генә урта мәктәпне тәмамлый. Ул чакта төпле фикерле яшүсмерне мәктәптән соң укытырга жибәргәннәр, Әкрәм исемле егет тә бер ел күршедәге Назаровка авылында физика-математика фәнен укыта.
Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, безнең районның Письмянка мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Ә 1984 елдан алып, бүгенгәчә Керкәле мәктәбендә директор вазифасын башкара, математика укыта.
-Мин килеп эшли генә башлаган елларда әлеге мәктәптә 110 лап бала укый иде. Хәзер 45 балага белем бирәбез. Ул еллардагы белән чагыштырганда, эш күбәйде, әлбәттә, тик компьютерларга күчтек, моны уңай күренеш дип бәялим. Укытучылар коллективы шактый көчле, тәҗрибәле булуы белән аерылып тора. Мәсәлән, соңгы 4-5 елда укучыларыбыз IX сыйныфтан соң имтиханнарны югары балларга тапшыралар, - ди Әкрәм Гатаевич.
1999 елда мәктәп бөтен шартлары тудырылган яңа бинага күчә. Спорт залы зур, район күләмендәге кайбер ярышлар бездә үтә, ди директор. Ә 2015 елда мәктәпкә Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исеме бирелә. Бу да коллективның эзләнүчән тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсе. 2013 елдан бирле "Җәмит Рәхимов укулары" үткәреп киләләр.
Мәктәп директорының хезмәтен җирле хакимият, хөкүмәтебез югары бәяләде. 15 гыйнварда үзенең 60 еллык гомер бәйрәмен каршы алучы Әкрәм Гата улы мәгариф идарәсенең, хакимиятнең Мактау грамоталары белән бүләкләнде, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлар өчен" күкрәк билгесе бирелде, шулай ук 2005 елда Казанның 1000 еллыгы медале белән бүләкләнде.
Гаиләсенә килгәндә, хатынының исеме бик халыкчан-Мөршидә. Берсеннән-берсе уңган-булган алмадай өч кыз үстерделәр. Өлкән кызлары Ләйсән югары белемле, шәһәребезнең 10 нчы балалар бакчасында тәрбияче, уртанчылары Лилия әти-әнисе янында, төпчекләре Гөлия исә шулай ук мөгәллимә, Алабуга дәүләт педагогия университетында физика-математика, информатика укытучысы белгечлеген алды.
Эштән арып-талып кайткач җылы өйгә, сине көтеп торган, җан тынычлыгы көткән гаиләңә кайтып керү чиксез зур бәхет ул.
Таһир Шәмсуаров
Язманың тулы вариантын "Заман сулышы"нда укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев