Кием кечерәйдеме, борчылмагыз, үсә торганны уйлап тапканнар
ҖӘМГЫЯТЬ

Кием кечерәйдеме, борчылмагыз, үсә торганны уйлап тапканнар

Балалар үсә, аларга гел яңа кием алырга кирәк. Бөекбританияле дизайнер Райан Ясин бик күп әнинең баш бәласен хәл иткән: ул "үсә" торган кием уйлап тапкан. "Petit Pli" дип аталган тукыма плиссировканы хәтерләтә. Мондый тукымадан тегелгән киемне балага 3 айдан 3 яшькәчә кидереп була. Бу ата-ананың күп акчасын янга калдырырга ярдәм...

Балалар үсә, аларга гел яңа кием алырга кирәк. Бөекбританияле дизайнер Райан Ясин бик күп әнинең баш бәласен хәл иткән: ул "үсә" торган кием уйлап тапкан.
"Petit Pli" дип аталган тукыма плиссировканы хәтерләтә. Мондый тукымадан тегелгән киемне балага 3 айдан 3 яшькәчә кидереп була. Бу ата-ананың күп акчасын янга калдырырга ярдәм итәчәк.
Германиядә үлчәме зурая торган балалар кроссовкалары чыгарыла. Аның табан уртасында гармун сыман җәелеп китә торган урыны бар. Мондый кросовкаларны 3 үлчәмгә зурайтырга була.
Чыганак һәм фото: vk.com/irekmaydani

Нет комментариев