Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Карабашта аквапарк ачылды

Шушы көннәрдә Карабаш поселогында аквапарк ачылды. Әлеге тантана күпсанлы кунаклар катнашында бәйрәм төсендә үтте. «Татнефть» җәмгыяте аны көньяк-көнчыгыш регион халкына Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан бүләк итте. Аквапаркны ачу тантанасында «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының гомуми сораулар буенча урынбасары Федор Щелков, «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов,...

Шушы көннәрдә Карабаш поселогында аквапарк ачылды. Әлеге тантана күпсанлы кунаклар катнашында бәйрәм төсендә үтте.
«Татнефть» җәмгыяте аны көньяк-көнчыгыш регион халкына Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан бүләк итте. Аквапаркны ачу тантанасында «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының гомуми сораулар буенча урынбасары Федор Щелков, «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов, Карабаш поселогы башлыгы Антон Михайлов һәм башкалар катнашты.
Яңа аквапарк Карабаш күле буенда урнашкан. Нефтьчеләр биредә җиде ай дәвамында реконструкция эшләре алып барган. Территориядән көнкүреш калдыкларын чыгару, күлне чистарту, ком китерү кебек эшләр башкарылган. Чистарту эшләре тәмамлангач, бер-бер артлы волейбол һәм мини-футбол өчен спорт мәйданчыклары, балалар мәйданчыгы, чатырлар, шашлык пешерү өчен мангаллар, иң кечкенәләр өчен фонтанлы бассейн барлыкка килгән. Реконструкция эшләренә барлыгы 15 миллион сум акча тотылган. Территориянең эченә асфальт җәеп, баганага утлар урнаштырганнар.
Кунакларны әкият геройлары каршы алды. Сәхнә алдына Нептун, су кызлары һәм башкалар чыгып, театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Аннан сүз Федор Щелковка бирелде.
- 2013 ел аеруча истәлекле булачак, чөнки Татарстан нефтен үзләштерә башлауга 70 ел тула. Бу уңайдан, "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән шактый яңа объектлар калкып чыга, кайберләре реконструкцияләнә. Ә менә Карабашта бүген яңа аквапарк сафка басты. Әлеге ял урынының карабашлылар өчен генә түгел, ә Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт халкы өчен дә менә дигән ял урынына әвереләчәгенә шик юк, - диде ул.
Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов район һәм шәһәрдәге барлык эшләрдә дә нефтьчеләрнең актив катнашуын ассызыклап, «Татнефть» җәмгыяте коллективына, җитәкчелегенә рәхмәте зур булуын әйтте. Ә Антон Михайлов, журналистлар белән үткәргән әңгәмә барышында, алга таба да төзекләндерү, уңайлыклар тудыру эшенең дәвам итәчәге турында җиткерде.
- Поселок халкы өчен бу көн бик истәлекле. Аквапаркның ачылуын бераз көтергә туры килде, әмма ул матур һәм заманча, шулай ук бик уңайлы килеп чыкты. Аның рәхәтен күрегез, кадерләп саклагыз, - диде Рафаил Нурмөхәммәтов.
Халык, бигрәк тә балалар өчен эшчеләр аеруча тырышып, вакыт белән санашмый хезмәт куйган. Нәтиҗәсе булып, ял итәргә килүчеләр өчен биредә заманча һәм уңайлы балалар мәйданчыклары, киенү-чишенү урыннары төзелгән. Ял итәргә килүчеләр өчен керү - бушлай, машина парковкасы өчен түләргә кирәк булачак. Әлеге эштә актив катнашканнары өчен бөр төркем төзүче, машина йөртүчеләр «Лениногорскнефть» идарәсенең Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Аквапаркка керү юлында урнаштырылган истәлекле тактаны символик рәвештә ачканнан соң, кунаклар нефтьчеләр куллары белән төзекләндерелгән территорияне, күл буен күздән кичерде. Бәйрәмне кунаклар өчен оештырылган концерт дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аквапарк