13 октябрь 2015 яңалыклары
-
Мәдәният сараенда "Безнең йорт - Татарстан" фестивале
-
Лениногорскида "Безнең йорт – Татарстан" фестиваленең зональ туры үтте
Шәһәр мәдәният сараенда "Безнең йорт - Татарстан" республика этно-мәдәни фестиваленең зональ туры узды. Биредә Лениногорск коллективлары, артистлары белән бергә Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Чирмешәннән килгән талантлар чыгыш ясады. Алар вокал, инструменталь башкару, нәфис сүз, фольклор, хореография номинацияләрендә көч сынашты. Лениногорскилыларның чыгышы югары дәрәҗәдә үтте. Кемнәр катнашты, аларга жюри ничек бәя бирде,...
-
"Татарстан – Яңа гасыр" каналы вакытлыча күрсәтмәячәк
Татарстанда "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы һәм "Болгар радиосы" радиопрограммасы трансляция эшен туктатып тору планлаштырыла. Әлеге уңайсызлык иртәгә, 14 октябрьдә, 3:00-14:00 сәгатьләрдә тудырыла һәм планнан тыш төзәтү-профилактика эшләре башкарылу белән бәйләп аңлатыла. Бу хакта Россия коммуникацияләр күзәтчелегенең Татарстан идарәсеннән хәбәр иттеләр. http://intertat.ru/
-
Армиядән калу өчен табиблар бер егетне 50 меңгә яссытабанлы иткән
50 мең сумга 21 яшьлек егетнең язмышын хәл итәргә җыенган табибларны хәзер хөкем карары көтә. Казанда өч табиб үзара сөйләшеп, егетне «өченче дәрәҗә яссытабанлылык» диагнозы белән армиядән алып калмакчы булганнар. Агымдагы елның 13 июлендә егеттән 50 мең сумны алалар. 20 меңен республика клиник шифаханәсе табиб-рентгенологына бирәләр. Анысы үз чиратында коллегасына...
-
Әлмәттә «Ике йолдыз» бәйгесе үтәчәк. Катнаша аласыз!
Бәйгене Әлмәт муниципаль районының «Әлмәт шәһәренең район Мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесе оештыра һәм үткәрә. Исеменнән үк күренгәнчә, дуэтларның иҗат бәйгесе район күләмендә талантларны барлау максатын күздә тота. Бәйгедә төрле яшьтәге кешеләрдән торган иҗат дуэтлары катнаша ала. Алар ике әсәр башкарырга тиеш: халык әсәре һәм эстрада әсәре. Бу вокал; хореография;...
-
Татарстанда 1,5 айлык кызын өстәлгә бәреп үтерүдә шикләнелгән атаны хөкем итәчәкләр
Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата җинаять эшен карауны тәмамлады. Ул үзенең 1,5 айлык сабыен кыргыйларча - башы белән өстәлгә бәреп үтерүдә гаепләнә. Тикшерүдә күрсәтелгәнчә, 2015 елның 20 маенда Лабенский, Казанда күршесенә кунакка керә. Хәйран гына эчеп утырып исергәннән соң, Антон бергә яшәүче хатынын һәм хатын...
-
Мөнир Рахмаев: "Мәхәббәтем кем икәнен әйтәсем килми"
Күптән түгел җырчы Мөнир Рахмаев инстаграмында аның бер кыз белән кочаклашып басып тора торган фотосүрәтләр барлыкка килде. Моңа ул үзе комментария биргән. "Мәхәббәтсез кеше - үле кеше . Күпме кеше яши сөюсез? Яшәп була, ләкин мәхәббәтсез... Яшәүләре генә бик авыр ... "Мәхәббәтсез яз да булмый", диләр. Мин дә бит кеше....
-
Карарга онытмагыз: Татарстанга багышланган фильм күрсәтелә
14 октябрьдә 21.20 сәгатьтә "Россия-2" телеканалында тамашачылар игътибарына "Россия без террора" документаль фильмнар циклыннан "Россия без террора. Татарстан. Испытание на прочность" фильмы күрсәтелә. Фильмны эшләүчеләрне телевизор караучыларның фикере дә кызыксындыра. Татарстанда яшәүчеләр фильм хакындагы фикерләрен түбәндәге электрон почтага җибәрә ала: opinion@tatar-inform.ru. Исегездә булса, беренче фильм 6 октябрьдә күрсәтелде инде. Анысы,...
-
Лениногорскилылар “Наше время – Безнең заман” фестивалендә призлы урыннар алды
9 - 10 октябрь аралыгында Әлмәт шәһәрендә "Наше время - Безнең заман" эшләүче яшьләр иҗаты Республика телевизион фестиваленең зональ этабы үтте. Анда лениногорскилылар да катнашты. Хореография (соло) номинациясендә I урынны Регина Гиззатуллина яулады. "Сәнгатьле сүз" номинациясендә II урынга Раил Гиззатуллин лаек булды. III урын хореография номинациясендә "Лениногорскгаз" идарәсенең бию коллективына...