13 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорск районында трактор янган (фотолар)
12 ноябрьдә иртән 112 бердәм ярдәм хезмәте номерына янгын чыгу турында хәбәр керә. Түбән Чыршылы авылы автопаркында тракторга ут капкан була. Янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндереп өлгерәләр. Зыян күрүче юк. К-700 тракторының кабинасы һәм мотор бүлеге янып беткән. Янгынның беренчел сәбәбе - транспорт чараның механизмы төзек булмау, дип хәбәр...
-
Интернет аша машина сатып алырга уйлаган татарстанлы 440 мең сум акчасыз калган
Интернет аша машина сатып алырга уйлаган Чаллы кешесе 440 мең сум акчасыннан колак каккан, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. 29 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итеп, интернет-сайтларның берсендә автомобиль сатылуы турында бер игъланга юлыгуын әйтә. Сатучы белән элемтәгә кереп, ул әлеге машинаны сатып алырга теләге...
-
Лениногорскилылар, көндез 6 градуска кадәр җылы булачак
Синоптиклар көн дәвамында яңгыр явачагын фаразлый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада көн дәвамында болытлы һава торышы саклана, көндез җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көндезге һава температурасы Татарстанда - +1..+6 градус булачак. http://tatar-inform.tatar/ фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%B4%D0%BE%D0%B6%D0%B4%D1%8C%20%D0%B2%20%D0%BD%D0%BE%D1%8F%D0%B1%D1%80%D0%B5%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=7623500727247902242
-
Казан аэропортында ашыгыч рәвештә пассажир самолеты төшеп утырган
Казан аэропортында Улан-Удэдан Мәскәүгә оча торган Boeing 737-800 самолеты ашыгыч рәвештә төшеп утырган. Әлеге хәл кичә кич - 22.37 сәгатьтә булган, дип хәюәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. "Сибирь" авиакомпаниясенә караган самолеттагы бер пассжирның хәле начарланган һәм экипаж Казан аэропортында ашыгыч рәвештә төшеп...