Янгын Менделеев урамындагы йортларның берсендә килеп чыккан.
Лениногорскида фатирда чыккан янгында 60 яшьлек ир-ат зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Янгын Менделеев урамындагы йортларның берсендә беренче катта кичә иртән килеп чыккан.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә тәрәзәдән куе төтен чыккан. Алар...
Янгын Менделеев урамындагы йортларның берсендә килеп чыккан.
Лениногорскида фатирда чыккан янгында 60 яшьлек ир-ат зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Янгын Менделеев урамындагы йортларның берсендә беренче катта кичә иртән килеп чыккан.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә тәрәзәдән куе төтен чыккан. Алар тәрәзәдән кереп, фатир хуҗасын тын алу аппараты белән алып чыккан һәм медиклар кулына тапшырган. Ир-атны газ белән агулану хәлендә хастаханәгә озатканнар.
Янгын сүндерүчеләр утны берничә минутта сүндергән. Янгын ике квадрат метр мәйданга зыян китергән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе - ут белән сак эш итмәү.
Нет комментариев