14 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Ислам һәм хаклык турында яңа китап чыкты
Күптән түгел Рәсим Хәбибулланың өр-яңа китабы басылып чыкты. Ул "Хәятел ислам вә бәянел хак" дип атала. Анда аның төрле елларда вакытлы матбугатта басылган һәм язылып, әле басылырга өлгермәгән мәкаләләре урын алган. Автор татар халкының милли, мәдәни һәм дини вәзгыятен кайгыртып, милләттәшләребезне, Ислам динен дөрес итеп аңлап, ислам шәригате буенча яшәргә...
-
Лениногорск яшьләре проектта катнаша ала
Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» белән берлектә, "Кадрлар резервы" республика проектын гамәлгә ашыра. Проектның максаты - яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм студентлар үзидарәсе органнары лидерларын укыту, социаль проектларны реализацияләү кысаларында, белем һәм күнекмәләрен куллану өчен тиешле шартлар тудыру. Проект катнашучыларны идарә итү һәм оештыру...
-
Эш эзләү маҗаралары
(Юмореска) Эшкә чыгам әле, эшкә... Туйдым өйдә утырып, гарык булдым. Эш кирәк миңа, эш... Әнә газетта минем кебек эшләргә атлыгып торучылар өчен күпме белдерү бар. Рәхәтләнеп сайла. Күз салыйм әле, бәлки, миңа насыйбы да бардыр. Тә-ә-әк... Хисапчы кирәк, эш тәҗрибәсе өч ел булсын, имеш. Юк, исап-хисап эше минем баш өчен...
-
Законлымы, юкмы
Лениногорск шәһәре прокуратурасы Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм миграция хезмәте вәкилләре белән берлектә, миграцион законлылык өлкәсендә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында"гы Федераль закон таләпләрен бозу очрагы ачыкланды. «Агро-строй» җәмгыяте директоры Иске Иштирәк авылында төзелүче объектка 11 кешене эшкә тарткан. Шуларның җидесе Үзбәкстан республикасыннан,...
-
Лениногорскилыларга шәһәр мэры стипендия тапшырды
Муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәребез уку йортларында белем алучы укучылар һәм студентларга стипендияләр тапшырды. Аңа 30 укучы һәм студент лаек булды. Тантанада Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Мәдәният идарәсе, халыкка социаль яклау күрсәтү хезмәте, Мәгариф идарәсе белгечләре катнашты. Рәгать Хөсәенов активистларны төрле өлкәләрдәге казанышлары белән котлап, укуларында уңышлар теләде.
-
Лениногорск артистлары чыгышы
Р.Шиһап исемендәге халык театры каршында эшләп килүче сатира-юмор тамашасы артистлары бер дә тик тормый. Күптән түгел Башкортстанның Бакалы районы Куштирәк авылы мәдәният йортында чыгыш ясап кайтты. Шыгрым тулы залда ике сәгать буе чыгыш ясаганнар, халык бик тансыклаган, ди. Баянчы Равил Гыйматдинов, җырчылар Әлфия Низамова, Ренат Хәбибов катнашкан. Энҗе Мусина белән...
-
Лениногорск районы авыллары юл көтә
"Халык контроле" порталын караштырып утырганда, районыбыз авылларыннан җибәрелгән хәбәрләргә күзем төште. Менә бит, алар да "уянган", димәк, боз кузгалган. Югыйсә, шәһәр халкы берничә көн буена чүп-чарны алып китмәсәләр дә, йорт янында юл начар булса да, шунда ук порталга хәбәр җибәрә. Андый проблемалар авылда да җитәрлек бит, әле күбрәк тә булмаса....