Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ислам һәм хаклык турында яңа китап чыкты

Күптән түгел Рәсим Хәбибулланың өр-яңа китабы басылып чыкты. Ул "Хәятел ислам вә бәянел хак" дип атала. Анда аның төрле елларда вакытлы матбугатта басылган һәм язылып, әле басылырга өлгермәгән мәкаләләре урын алган. Автор татар халкының милли, мәдәни һәм дини вәзгыятен кайгыртып, милләттәшләребезне, Ислам динен дөрес итеп аңлап, ислам шәригате буенча яшәргә...

Күптән түгел Рәсим Хәбибулланың өр-яңа китабы басылып чыкты.
Ул "Хәятел ислам вә бәянел хак" дип атала. Анда аның төрле елларда вакытлы матбугатта басылган һәм язылып, әле басылырга өлгермәгән мәкаләләре урын алган. Автор татар халкының милли, мәдәни һәм дини вәзгыятен кайгыртып, милләттәшләребезне, Ислам динен дөрес итеп аңлап, ислам шәригате буенча яшәргә чакыра. Кереш сүзендә бу турыда:
"Мөхтәрәм мөселман кардәшем, кадерле милләттәшем! Менә сезнең кулыгызда төрле вакытта, төрле вакыйгага карата язылган динебез Исламга кагылышлы мәкаләләр, вәгазьләр җыентыгы булган китап. Мондагы мәкаләләрнең күбесе динебезгә үтеп кереп тирән тамыр җәйгән бидгать - махсус Иблис ярдәме белән кертелгән яңалыкларга карата язылган. Шуның өчен кайсыбер мәкаләләрдә эчтәлекләре төрле булса да, Коръәннән китерелгән аять, хәдисләр, төрле галимнәрнең цитаталары кабатлана. Шуның өчен мине орышканда җиңелрәк орышырсыз яисә кичерерсез, дип өметләнәм".
Бу - Рәсим Нәүширбан улы бастырып чыгарган алтынчы китап. "Идел-пресс" полиграфия-нәшрият комплексында 500 данә тираж белән басылып чыккан, 320 битле. Авторның башка китаплары кебек үк, бик сыйфатлы һәм зәвык белән бизәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Китап

2
X