Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Эш эзләү маҗаралары

(Юмореска) Эшкә чыгам әле, эшкә... Туйдым өйдә утырып, гарык булдым. Эш кирәк миңа, эш... Әнә газетта минем кебек эшләргә атлыгып торучылар өчен күпме белдерү бар. Рәхәтләнеп сайла. Күз салыйм әле, бәлки, миңа насыйбы да бардыр. Тә-ә-әк... Хисапчы кирәк, эш тәҗрибәсе өч ел булсын, имеш. Юк, исап-хисап эше минем баш өчен...

(Юмореска)
Эшкә чыгам әле, эшкә... Туйдым өйдә утырып, гарык булдым. Эш кирәк миңа, эш... Әнә газетта минем кебек эшләргә атлыгып торучылар өчен күпме белдерү бар. Рәхәтләнеп сайла. Күз салыйм әле, бәлки, миңа насыйбы да бардыр. Тә-ә-әк... Хисапчы кирәк, эш тәҗрибәсе өч ел булсын, имеш. Юк, исап-хисап эше минем баш өчен түгел. Кибетче кирәк, дигәннәр. Дүртне бишкә әйләндерә белмим шул, алтыга алып бишкә сатсам гына. Бу эш тә минем кебек мәми авызлар өчен түгел. Мәктәпкә идән юучы чакыралар, бер мең түләмәкчеләр икән. Хе! Идән юарга була анысы, авыр түгел. Ә менә хезмәт хакы бер дә күңелгә ятмый. Бер мең акчамыни? Нишлим мин аның белән?!
Туктале, кызыклы эш, хезмәт хакы да югары, дигәннәр түгелме соң? Менә бусы, ичмасам, эш! Хәзерге заманда кызыклы һәм акчалы эшең булу үзе бер бәйрәм, үзе бер бәхет. Акчалы да булгач, тагын да кызыклырак. Тәвәккәлләп, хәзер үк шалтыратырга кирәк! Тизрәк шалтыратырга, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска, югыйсә, бәхет кошыңның очып китүе ихтимал. Үзе кызыклы, үзе акчалы эшне көн саен тәкъдим итмәсләр.
- Алло, исәнмесез!
- Хәерле көн!
Трубканы ир-ат алды. Тавышы ягымлы, мөлаем кешегә охшаган.
- Газеттагы игъланыгыз буенча шалтыратам. Эш турында белешмәкче идем.
- Сез өйдәме?
Бәракалла! Анысы нигә инде аңа? Бер дә юньлегә сорамас, өйдә диеп әйтмим әле, йә адресымны ук сорый башлар.
- Юк өйдә түгел, урамда.
- Алайса миңа кайда икәнегезне әйтегез, машинам белән хәзер үк шунда килеп җитәрмен.
Ничек инде килә?! Эш бит аңа түгел, миңа кирәк. Бер дә юньлегә булмас бу. Теләсә кемне яныма чакырырга башыма тай типмәгән әле минем.
- Гафу итегез, әмма мин өйгә ашыга идем шул.
- Алайса вакытыгыз булуга шалтыратыгыз, мин теләсә кайда һәм теләсә кайсы вакытта килеп чыгармын.
- Ә!?
Ниткән эш икән соң бу? Имеш, теләсә кая һәм теләсә кайсы вакытта килә... Мине кемгә саный, ни диеп уйлый икән бу адәм? Юк, юньле нәрсә түгелдер бу. Барысы да бик шикле әле.
- Әйтегез әле, нинди документлар кирәк булыр икән?
- Дөресен генә әйткәндә әлегә болар мөһим түгел. Башта шәхсән үзегезне күреп сөйләшергә кирәк, аннан күз күрер.
Нәрсә, әллә минем акыл-белемем түгел, буй-сыныма карап кына килешү төзергә җыенамы бу сәер кеше? Әйтәм бит, бер дә юньле нәрсәгә охшамаган. Юньле булса, иң беренче чиратта кайда укуым, нәрсә белән шөгыльләнүем турында кызыксыныр иде.
- Белдерүдә хезмәт хакы югары диелгән. Тик алай да акча мәсьәләсенә килгәндә күпме?
- Һе! Анысы инде үзегездән тора, процентлар хакында да онытмагыз.
Менә сиңа кирәк булса! Сәер, бик сәер... Әле күптән түгел генә бер танышым сөйләп торды. Телефон аша яшь хатын-кызларны җыеп, күп акчалар вәгъдә итеп, ахыр чиктә үзләрен якындагы шәһәргә фахишәлеккә урнаштырганнар. Менә шулай була ул, теләсә нинди белдерүләргә ышансаң.
- Ханым, туташ сезгә ничә яшь?
- Миңамы… миңа 25яшь.
Кешегә эш кирәк, эшләргә теләге бар икән, аның ничәдә булуы бик мөһим микәнни?
- Менә монысы бик әйбәт. Безгә сезнең кебек көч-дәрте ташып торганнар кирәк. Аннан тәҗрибәгез дә бөтенләй юк түгелдер.
Кара син аны, ничек сайлана! Яшь тә, тәҗрибәле дә булсын имеш.
- Сез аралашучанмы? Үзегез аңлыйсыз, безнең эштә кешеләр белән уртак тел таба белү беренче урында тора.
- Шулаймени?!
Да, кызый, каптың...
- Нинди телләр беләсез? Инглиз телен өйрәндегезме?
Бәрәч! Анысын да белү кирәкмени? Әйе шул, "заграничный клиент"ларыгыз да бардыр. Юк, рәхмәт, рәхәтләнеп өйдә генә утырыйм.
- Алло, алло?!..
- Әфәнде, гафу итегез, мин сезгә башка көнне шалтыратырмын.
Шалтыратаммы соң? Юньле эш булса, белдерү язып ятмаслар иде аны. Яхшы товар киштәдә озак ятмый ул.
- Туктагыз әле, тукта! Тавышыгыз бик матур, очрашып бәлки якыннан танышырбыз.
Имансыз! Якынрак танышыйк, тавышыгыз матур дигән була бит! Юк, юк... кызыгы да, акчасы да үзеңә булсын, җаныкаем.
...Вәт ахмак, вәт җүләр! Белдерүне тулысынча укып бетермәгәнмен: кызыклы эш, хезмәт хакы югары, телефоны 8917... Җитди газетага ашыгыч рәвештә реклама агентлары кирәк, диеп язылган икән бит монда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined