14 декабрь 2011 яңалыклары
-
Һәрьяклап ачыклау мөһим
Соңгы вакытларда алдау юлы белән гражданнардан акча таләп итү очраклары еш күзәтелә башлады. Якын туганыгыз юл-транспорт һәлакәте ясады, зыян күрүчеләр дә бар, ди шалтыратучы. Үзен дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәре итеп таныштырырга да мөмкин. Әлеге "хәлне" бүләкләү юлы белән шома гына уздырып җибәрергә мөмкин булуын әйтә. Болай эшләгәндә туганыгыз, ясаган авария...
-
Дару гына түгел, мәрхәмәтлелек дәвасы да кирәк
Баш мөхәррир кулыма папка тоттырып: "Менә мондагы мәгълүматлар белән таныша тор, бу кеше турында язарга кирәк булачак, өстәвенә синең авылдашың да", - диде. Зур кызыксыну белән папканы ачтым. Монда төрле елларда "Заман сулышы", шулай ук республика газетлары язмалары, кулъязмалар тупланган. Болар барысы да Шөгер-Лениногорск төбәгендә билгеле шәхес Хәбиб Әһлиулла улы...
-
Эшчән кеше – имәндәй
Тормышы нык, таза булганнарны юкка гына имәнгә тиңләмиләр. Хезмәттән ямь табып, булсынга эшләүчеләрнең гомер юллары да имәндәй ныклы була һәм алар бары тик хөрмәт, мактау сүзләренә генә лаек. Зәй-Каратай авылында яшәүче Җәдит Казаковның фидакарь хезмәтенә сокланмау мөмкин түгел. Үзенең бөтен гомерен җир эшенә багышлаган шәхеснең тормыш юлы җиңелләрдән булмый. Җәдит...
-
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
«Заман сулышы"н күптәннән алдырам. Ул - татар халкы өчен кирәкле һәм файдалы, татарлык рухын югалтмаска, туган телебезне үстерергә ярдәм итүче әйбәт газет. Шәхсән үзем һәр битен бер хәрефен калдырмыйча укып барам. Кызганыч, хәзер күзләр начар күрә башлады. Һәркемнең газетта яратып укый тоган сәхифәсе була. Мин авыллар тарихына кагылган язмаларны йотылып...
-
Коррупциягә каршы бергә көрәшик
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне иде. Бу уңайдан шәһәр һәм район Советының берләштерелгән сессиясендә "Лениногорск муниципаль районында 2012 - 2014 елларга коррупциягә каршы көрәш комплекслы программасы" кабул ителде. Аның бурыч-максатлары, әлеге юнәлештә башкарылган эшләр турында әйтелде. Коррупциягә каршы көрәшнең төп юнәлеше - халыкны әлеге өлкәдә булган барлык...
-
Ялган таныклык белән
Юл патруле хезмәте хезмәткәрләре Садриев урамында "Форд Фокус" автомобилен туктата. Руль артында утырган 1970 елгы ир-атның юл йөрү таныклыгындагы билгеләргә игътибар итә хокук сакчылары. Алар ялган булып чыга. Хәзер әлеге "автосөючегә" карата РФ Җинаять кодексының 327 нче маддәсе, 1 нче кисәге буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Соравыгыз булса – килегез
Эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча терәк пунктларда гражданнарны кабул итә. Садриев урамы, 37 нче йортта урнашкан 1 нче пункт - айның беренче пәнҗешәмбесендә, 2 нче терәк пункт (Менделеев урамы, 35 нче йорт) - айның икенче пәнҗешәмбесендә, 3 нче терәк пункт (Вахитов урамы, 5 нче йорт) - өченче...
-
Ункөнлек кысаларында
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, "Ал җилкән" реабилитация үзәгендә күп кенә чаралар узды. "Балаларга карата рәхимсезлек күрсәтүнең йогынтысы" темасына багышланган "түгәрәк өстәл" оештырылган. Инвалид балалар куллары белән эшләнгән декоратив-кулланма әйберләр күргәзмәсендә хезмәт җимешләрен күрсәткәннәр. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында теннис турниры да уздырылган, бүләккә - тәм-томнар таратылган.
-
Берләштерелгән сессия
Мэриянең актлар залында район һәм шәһәр Советының берләштерелгән сессиясе үтте. Район һәм шәһәрнең 2012 ел һәм 2013-2014 елгы план периодына бюджет турында финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин сөйләде. Кабул ителгән бюджетның үзгәрешсез калуы турында әйтте ул. Муниципаль районның опека һәм попечительлек советлары бюджетлары турында да җиткерде докладчы. Суммалар кимесә дә,...
-
Истәлек билгесе
Шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында "Мәскәү өчен барган сугышка - 70 ел" уңаеннан Истәлек билгесе тапшыру тантанасы үтте. Анда - Константин Киселев, Михаил Новиков һәм Анна Абражеева чакырылган иде. Р.Хөсәенов белән бергә анда социаль мәсьәләләр буенча урынбасары В.Друк, башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев, шәһәр хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов,...