Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коррупциягә каршы бергә көрәшик

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне иде. Бу уңайдан шәһәр һәм район Советының берләштерелгән сессиясендә "Лениногорск муниципаль районында 2012 - 2014 елларга коррупциягә каршы көрәш комплекслы программасы" кабул ителде. Аның бурыч-максатлары, әлеге юнәлештә башкарылган эшләр турында әйтелде. Коррупциягә каршы көрәшнең төп юнәлеше - халыкны әлеге өлкәдә булган барлык...

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне иде. Бу уңайдан шәһәр һәм район Советының берләштерелгән сессиясендә "Лениногорск муниципаль районында 2012 - 2014 елларга коррупциягә каршы көрәш комплекслы программасы" кабул ителде. Аның бурыч-максатлары, әлеге юнәлештә башкарылган эшләр турында әйтелде.


Коррупциягә каршы көрәшнең төп юнәлеше - халыкны әлеге өлкәдә булган барлык мәгълүмат белән таныштыру. Монда Интернет-сайтларның ярдәме зур.

Муниципаль берәмлекләрнең http://Leninogorsk.tatar.ru рәсми порталында "Коррупциягә каршы көрәш" ссылкасы аша кереп, әлеге программаның эше, норматив документлары, комплекслы программасы, хокукый актлар һәм башка документлар белән танышырга мөмкин. Программаның проекты белән дә монда танышырга була.

Шәһәр мэры катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча эшче төркем төзелгән. Сайтта аның эшчәнлеге киң яктыртылган.

Коррупция фактлары буенча "Ышаныч телефоны"на шалтыратырга мөмкин.

Шәһәрдә хокук саклау органнарының «Ышаныч телефоны» эшли.

Лениногорск районының Татарстан Республикасы буенча РФ Федераль куркынычсызлык идарәсе бүлекчәсенә - 5-12-68; Эчке эшләр министрлыгына - 8 (843) 291-2002; 02; коткару хезмәтенә - 5-12-90 номерлары белән шалтыратып, наркомания, наркопритоннар, коррупция, конфессияара һәм милләтара ыгы-зыгы, тәртип бозу һәм башка җинаятьләр турында хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X