Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

«Заман сулышы"н күптәннән алдырам. Ул - татар халкы өчен кирәкле һәм файдалы, татарлык рухын югалтмаска, туган телебезне үстерергә ярдәм итүче әйбәт газет. Шәхсән үзем һәр битен бер хәрефен калдырмыйча укып барам. Кызганыч, хәзер күзләр начар күрә башлады. Һәркемнең газетта яратып укый тоган сәхифәсе була. Мин авыллар тарихына кагылган язмаларны йотылып...

«Заман сулышы"н күптәннән алдырам. Ул - татар халкы өчен кирәкле һәм файдалы, татарлык рухын югалтмаска, туган телебезне үстерергә ярдәм итүче әйбәт газет.


Шәхсән үзем һәр битен бер хәрефен калдырмыйча укып барам. Кызганыч, хәзер күзләр начар күрә башлады. Һәркемнең газетта яратып укый тоган сәхифәсе була. Мин авыллар тарихына кагылган язмаларны йотылып укыйм. Тумышым белән данлыклы Түбән Чыршылы, галим Р.Фәхреддин авылыннан. Бәлки, шуңадыр, тел-тарих мине күбрәк кызыксындыра.

Газет соңгы елларда нык үзгәрде һәм, әйтергә кирәк, уңай якка. Яңа сәхифәләр ачылды, тормышчан мәкаләләр күбәйде. Яңалыклардан артта калмыйча, тирән эчтәлекле язмалар укыйсыгыз килсә, газетка язылырга онытмагыз, дуслар. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев