15 февраль 2018 яңалыклары
-
Лениногорскида "Супер гаиләне" ачыкладылар (ФОТОЛАР)
Бәйге Никахлашу сараенда үтте, анда бергә 5 елдан да ким яшәмәгән гаилә парлары катнашты. Катнашучы ирләр хатыннарын күтәреп төрле кыенлыклар аша үтте, биеделәр, бер-берсен белүләрен күрсәттеләр. «Супер гаилә» исеменә Ризвановлар гаиләсе лаек булды, «Бәхетле гаилә» - Абыденковлар гаиләсе, «Актив гаилә» - Мөхәметшиннар гаиләсе, «Креатив гаилә» - Мамаковлар. Гаиләләрне котлыйбыз!
-
Лениногорскилылар әфганчыларны искә алды
Соңгы совет солдаты Әфганстан җирен калдырып чыкканга 29 ел тулды. Әлеге чарага багышланган митингка әфган сугышы һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, шәһәр җәмәгатьчелеге, студентлар, укучылар җыелды. Әти-әниләрнең йөрәкләре һаман да сыкрый. - Бүген изге хәтер көне, без тынычлык, имин тормыш өчен башларын салган егетләрне хөрмәтләп искә алабыз. Алар...
-
Чи ризык белән туклануның файдасы күп!
Табигый таләпләргә туры килгән рационда витаминнар һәм биологик актив матдәләр җитәрлек була, чөнки анда чи яшелчәләр, җиләк-җимеш, соклар һәм башкалар да каралган. Шунлыктан, бөтен азыкны чи килеш ашауның кирәге юк, әлбәттә. Ашарга яраклы булган барлык ризыклар да азык була ала. Кеше 600 төрле җимеш, 200 төр чикләвек, 300 гә якын...
-
Урдалыда хәрби конфликтларда катнашкан якташларыбызны искә алдылар
Бүген, 15 февраль көнне Урдалы авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә "Вакыт безне сайлады" исемле чара үткәрде. Ул Совет гаскәрләрен Әфганстан иленнән чыгарылуның 29 еллыгына багышланды. Чарада 1 сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр укучы балалар барысы да катнашты. Мәктәпнең класстан тыш эшләрне оештыручысы Сабирова Миләүшә Әфган сугышына багышлап ясалган презентация...
-
Зеленая Рощада интернационалист сугышчыларны искә алдылар
Зеленая Роща авылы китапханәсендә интернационалистлар һәм хәрби сугышчыларны искә алу кичәсе узды. "Безне хәтер җыйды" дип аталган кичәгә мәктәптән класс җитәкчеләре Гөлфия Мифтахова белән 9 сыйныф укучылары һәм Әфганстанда хезмәт итүчеләр килде. Шулай ук интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Марат Хөсәеновның әнисе - Миннур апа Галиева да катнашты. Миннур...
-
Авылларда халык җыеннары тәмам, шәһәрдә дүшәмбедән башлана
Бу атнада 24 авыл җирлегендә дә җыеннар төгәлләнде, дүшәмбедән шәһәрдә башлана. Аның беренчесе 19 февральдә Тимер юл станциясе тирәсендә яшәүчеләр өчен, шундагы мәдәният йортында узачак. 17 сәгать 30 минутта башлана. Җыеннарда шәһәр җитәкчелеге, хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре катнаша, аларга сораулар бирергә мөмкин булачак. 20 февральдә - 8 нче мәктәптә, 21...
-
Лениногорскилылар, елмаеп алыйк әле!
Шәһәрдә ир белән хатын телефон аша сөйләшә. - Әтисе, син машинаны кардан казып чыгардыңмы әле? - Бишенче машинаны казыйм инде, хатын. Үзебезнеке чыкмады әле. ************************************ - Кичтән яхшы гына эчкәннән соң, иртән өч әйбергә карарга куркам: үз йөземә, акча янчыгыма һәм телефоннарга җыелган номерларга. ****************************************************** Бик оста кесә карагын юлда...
-
Татарстанда 46 яшьлек ир-атны 20 ел элек кылган җинаяте өчен хөкем иттеләр
1997 елның маенда кылган җинаятен таныган Рамил Садыйковны Татарстан Югары суды 23 елга колониягә озатты. Татарстан Югары суды 46 яшьлек Рамил Садыйковка карата хөкем карары чыгарды. Ул 1997 елның маенда кылган җинаятен таныды. Тикшерүчеләр фаразлавынча, Садыйков «Яшьләр үзәге» паркы янындагы агачлыкта, тукталышта танышкан бер кыз белән аракы эчеп утырган. Кайсыдыр...
-
Айдар Галимов Хәния Фәрхи турында: Хәния, син үтмәгән юлларны үтәсе бар
Хәния Фәрхинең нинди урын алып торганын бүген генә аңлый башладык, дип саный җырчы. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Хәния Фәрхинең иҗади эшчәнлеген дәвам итәргә теләвен әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде. Хәния Фәрхине югалтуны җырчы бик авыр кичерүен әйтте. "Алдагы иҗат гомеремдә, Алла бирсә,...
-
Татарстанның яңа сәламәтлек саклау министры билгеләнде
Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде. Якын арада аны коллективка тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» яза. Марат Садыйков 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. 7 нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб булып 2008 елдан эшли. 2014 елның октябреннән...
-
Татарстанда җиңел автомобиль өстенә ут баганасы ауган
Авария төнлә белән Казан-Волжск трассасында килеп чыккан. Татарстанда җиңел автомобиль урам уты баганасына килеп бәрелгән, тимер-бетон конструкция машинаның түбәсенә ауган, дип хәбәр итә бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр. Авария төнлә белән Казан-Волжск трассасында килеп чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шоферның бите яраланган, пассажиры зыян күрмәгән. Машина йөртүче егетнең әйтүенчә, аның...
-
Татарстан мөселманнарына — хәләл ипотека
Татарстанда якын арада ислам кануннарына туры килүче ипотеканы эшләтеп җибәрергә мөмкиннәр. КФУ да узган түгәрәк өстәл вакытында әлеге тема күтәрелгән. Анда Россия һәм Малайзия, Казахстан, Нидерландтан килгән ислам финанслары өлкәсе белгечләре катнашкан. Белгечләр билгеләп үткәнчә, хәзерге ипотека шәригать кануннарына каршы килә, шунлыктан ислам кануннарына сыеша торган торак алу схемасын эшләргә...
-
Бүген хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән солдат һәм офицерлар искә алына
Истәлекле көн әфган сугышыннан әйләнеп кайтмаган 14 мең 400 дән артык совет солдаты һәм офицерын хөрмәтләп искә алу максатыннан гамәлгә куелган. 2011 елдан башлап Россиядә мөһим истәлекле дата - Хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Бу хакта Calendar.ru сайты хәбәр итә. Истәлекле көн 2010...
-
Татарстанда югалган 22 яшьлек егет табылган - үле килеш
Питрәчтә 4 көн элек югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе елга төбеннән табылды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан дәүләт идарәсеннән. Элегрәк "Татар-информ" Мишә елгасы буенда егетнең курткасы һәм телефоны табылу турында хәбәр иткән иде. Шул урында эзләү-тикшерү эшләре оештырылды. Кичә Эчке эшләр министрлыгы водолазлары елга төбендә 1,5...
-
Лениногорск боксчылары урыннар яулады
Яшүсмерләр арасында бокс буенча узган республика беренчелегендә шәһәрнең 3нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты, урын алды. Казанда 2004-2005 елгылар арасында узган ярышларда безнең спортчылар: Динар Фәттахов, Егор Комбаров, Илназ Вилданов Давид Аветисян, Андрей Хәлимов, Роман Подпалов уңышлы чыгыш ясады. Кирилл Чатуров белән Владислав Лазарев үз үлчәү категориясендә өченче урынны алды, дип...