Татарстанның яңа сәламәтлек саклау министры билгеләнде
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның яңа сәламәтлек саклау министры билгеләнде

Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде. Якын арада аны коллективка тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» яза. Марат Садыйков 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. 7 нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб булып 2008 елдан эшли. 2014 елның октябреннән...

Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде. Якын арада аны коллективка тәкъдим итәчәкләр.

Бу хакта «Татар-информ» яза.

Марат Садыйков 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган.

7 нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб булып 2008 елдан эшли.

2014 елның октябреннән ТР Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутаты итеп сайланган..

2013 елдан бу көнгә кадәр ведомство башлыгы вазифасын Гадел Вафин башкарды.

http://matbugat.ru/


Нет комментариев