Татарстанда җиңел автомобиль өстенә ут баганасы ауган
Авария төнлә белән Казан-Волжск трассасында килеп чыккан. Татарстанда җиңел автомобиль урам уты баганасына килеп бәрелгән, тимер-бетон конструкция машинаның түбәсенә ауган, дип хәбәр итә бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр. Авария төнлә белән Казан-Волжск трассасында килеп чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шоферның бите яраланган, пассажиры зыян күрмәгән. Машина йөртүче егетнең әйтүенчә, аның...
Авария төнлә белән Казан-Волжск трассасында килеп чыккан.
Машина йөртүче егетнең әйтүенчә, аның Волжскидан эштән кайтып килеше булган. Ул руль артында йоклап киткән булырга да мөмкин, чөнки баганага бәрелүен бөтенләй хәтерләми.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/15/158072/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев