15 март 2018 яңалыклары
-
Татарстан юлында фаҗига: йөк машинасы астында кешеләр изелеп үлгән (ФОТО)
Җан өшеткеч фаҗига бүген көндез Яңа чишмә районында булган. Тизлеген бермә-бер арттырган йөк машинасы каршы як полосага чыгып "Лада калина" өстенә менгән. Нәтиҗәдә 27- яшьлек "Калина" йөтүчесе һәм аның 51 яшьлек пассажиры урында җан биргән. Тулырак: Жуткое ДТП в Татарстане: грузовик раздавил водителя и пассажира «Лады» (ФОТО) http://Матбугат.ру
-
Исегезгә төшерәбез!
Гадәттән тыш хәлләрдә кайда мөрәҗәгать итәсен бел! Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы халыкның иминлеген тәэмин итү максатында республикада яшәүчеләргә кайда булуыгызга бәйсез рәвештә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, коткару хезмәтенең бердәм номерына яки түбәндә күрсәтелгән номерлар аша шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртә.
-
Әлмәттә бер ир-ат күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән
Әлмәттә бер ир-ат күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Шул хактагы хәбәр 112 бердәм номерына иртәнге алтылар тирәсендә килә. Гадәттән тыш булган урынга юл тоткан коткаручылар Герцен урамындагы 94б йортының подъезд түбәсендә башы канга...
-
АШЫГЫЧ ЯРДӘМ КИРӘК БУЛГАНДА КАЙДА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ (моны белү файдалы)
Һәлакәткә очраганда, бик тиз генә ашыгыч ярдәм кирәк булганда, телефон буенча 112 номерын җыеп, коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итә аласыз. Мәгълүм булганча, 2014 ел башыннан илдә ашыгыч ярдәм, янгын, полиция һәм газ хезмәтенең яңа номерлары кертелде. Хәзер инде без элеккеге номерлар алдына «1» санын гына өстибез: әйтик, янгыннан саклану һәм Гадәттән...
-
Башкортстан юлында бозланып каткан крокодил тапканнар (ФОТО)
Гаҗәеп хәлгә Баймак районындагы ике авыл арасындагы юлда тарыганнар. Экзотик ерткычка тап булган егет бозланып каткан крокодилның фотларын шунда ук интернетка тараткан, дип яза Башинформ. «Нәрсә бу дип карарга туктасак, ни күрик, бозланып каткан крокодил ята», - дип яза фотолар хуҗасы. Иң кызыгы, крокодил мәете бу урыннан икенче көнгә үк...
-
Илсөя "Яратам" дип фотога төшкән ир турында аңлатма бирде (ИНТЕРВЬЮ)
Инстаграм заманында яшибез, җәмәгать, шуны актарып утырам әле. Әнекәем, бусы кем тагын? Илсөя Бәдретдинова ич бу! Кара син аны бик таза бер мужикның күкрәгенә башын салган. Әллә кияүгә чыгарга җыенамы? Тукта, тукта гайбәткә чумганчы җырчының үзенә шалтыратыйм әле. Илсөя Пермь якларында гастрольдә икән, алай да Матбугат.ру сорауларына җавап бирергә вакыт...
-
Лениногорск укучысы финанс грамоталыгы конкурсы җиңүчесе (фотолар)
Шушы көннәрдә мәктәп укучылары арасында финанс грамоталыгы буенча узган республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды, җиүчеләр арасында лениногорскилы да бар. Иске Писмән мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Глеб Дорохов яшьтәшләре арасында өченче урын алды. Ул конкурска видеоролик ясап җибәргән.
-
Иң бәхетле халык кайда яши
Белгечләр Бөтендөнья бәхет турында доклад белән чыгыш ясаган. Анда алар гомер озынлыгы, социаль ярдәм һәм коррупция кебек факторлар нигезендә 156 илне бәхет дәрәҗәсе буенча бәяләгән. Беренче урында Финляндия теркәлгән. Анда яшәүче 5,5 миллион кешенең 300 меңе чит илләрдән килүчеләр. Димәк, анда күчеп, алар нык откан. Унлыкка шулай ук Норвегия, Дания,...
-
Соципотека һәм арендалы торак программаларында катнашучылар өчен ике йорт төзелеп бетте
Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә - 36, Алабугада 56 фатирлы йортны төзү эшләре тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте. Моннан тыш, Түбән Кама шәһәренең 49нчы микрорайонында 160 фатирлы йортны төзү эшләре төгәлләнеп килә. Түбән Камадагы яңа йортта республика социаль ипотека программасында катнашучылар - предприятие...
-
Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә экологик темага чара үтте (фотолар)
"Игелек атнасы" кысаларында узган чарада башлангыч сыйныф укучылары викторинада катнашты. Аны шәһәребезнең волонтёрлары һәм "Исток-Башлангыч" үзәге хезмәткәрләре әзерләгән. Балалар тапкырлыкта сынаштылар, экологик темага рәсем ясады, табышмаклар чиште, җырладылар, туфракка орлыклар утырттылар. Нәтиҗәдә малайлар кызлардан өлгеррәк булды, 11 очко җыеп җиңү яулады. Чарада авыр хәлле һәм күпбалалы гаилән килгән балалар катнашты....
-
Татарстанда һава торышы бозыла
Көчле буран көтелә, кар явачак. Татарстан синоптиклары көчле буран һәм кар фаразлый. Бу хакта ТРның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Татарстанда һава торышы бозылу бүген кич башланачак, төнлә һәм иртәгә көндез дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә. Җил коньяк-көнбатыштан, секундына 15-20 метр тизлектә. Урыны белән бозлавык, юлларда кар көртләре....
-
Районның ике ведомство оешмасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов машина ачкычлары тапшырды
Хәзер авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелектә нәсел эше хезмәте "Лада Гранта" машиналы булды. Гомумән, республика буенча әлеге хезмәтнең учреждениеләренә 23 "Лада Гранта" һәм "Лада Ларгус" эш автомашинасы тапшырылган. Шул көнне район ветеринария берләшмәсенә УАЗ базасында прицеплы авто шасси машиналы булды. Мобиль ветеринар машина кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Республика буенча шундый...
-
Бүген лениногорскилы Фәния апа Мияссаровага 90 яшь тулды
Тыл хезмәтчәне Фәния Әхмәтдин кызы Мияссарова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын алды. Тумышы белән Актаныш районнан булган Фәния апа Лениногорскига 1955 елда килә. Егерме биш елдан артык икмәк заводында экспедитор булып эшли ул. Аңа бик яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килә. Ачлыкны да, төрле авырлыкларны да балачактан...
-
Районда карда һәм сазлыклы җирдә йөри торган машиналарга техник күзәтү үткәрелде
Әлеге машиналарны нефтьчеләр кече механизация чарасы дип йөртә. Бу машиналарда нефть табу операторлары производство объектларына һәм скважиналарга бара. Хәзерге вакытта кар автомобилен бер читкә куеп, карлы-сазлыклы җирдә йөри торган машиналарга (снегоболотоход) күчеп утыра алар. Шушы көннәрдә "Лениногорскнефть" идарәсе карамагындагы карда һәм пычракта йөри торган машиналарның язгы-көзге сезонга әзерлеге тикшерелде. Анда...
-
Лениногорскиның «Юбилейный»паркында үзгәреш дәвам итәчәк
Добролюбов урамындагы "Юбилейный" паркы ремонтланганнан соң, шәһәр күләмендәге шактый гына чаралар үтте инде. Аның уңай яклары да күп, кайбер җитешсезлекләрен дә күреп өлгергәннәр. Тик борчылырга кирәкми, чөнки паркны төзекләндерү эше киләчәктә дәвам итәчәк. Бу турыда Мәгариф идарәсенең актлар залына җыелып фикер алыштылар. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов паркны гаилә белән йөрү,...