Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Соципотека һәм арендалы торак программаларында катнашучылар өчен ике йорт төзелеп бетте

Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә - 36, Алабугада 56 фатирлы йортны төзү эшләре тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте. Моннан тыш, Түбән Кама шәһәренең 49нчы микрорайонында 160 фатирлы йортны төзү эшләре төгәлләнеп килә. Түбән Камадагы яңа йортта республика социаль ипотека программасында катнашучылар - предприятие...

Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә - 36, Алабугада 56 фатирлы йортны төзү эшләре тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.
Моннан тыш, Түбән Кама шәһәренең 49нчы микрорайонында 160 фатирлы йортны төзү эшләре төгәлләнеп килә.
Түбән Камадагы яңа йортта республика социаль ипотека программасында катнашучылар - предприятие хезмәткәрләре, Болгардагысында - ятим балалар һәм арендалы торак программасында катнашучылар, Алабугада сафка баскан йортта социаль ипотека программасында катнашучылар һәм ятим балалар яшәячәк.
Татарстанда 2013-2017 елларда 1502 ятим бала торак белән тәэмин ителгән. 2018 елда тагын 297 ятим фатирлы булачак.
Объектларның инвесторы - ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Бүгенге көндә Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары буенча 2146 фатирлы 57 йорт файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 115 мең 431 квадрат метр тәшкил итә.
http://tatar-inform.tatar
фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%81%D1%82%D1%80%D0%BE%D0%B8%D1%82%D0%B5%D0%BB%D1%8C%D1%81%D1%82%D0%B2%D0%BE%20%D0%BC%D0%BD%D0%BE%D0%B3%D0%BE%D1%8D%D1%82%D0%B0%D0%B6%D0%BD%D0%BE%D0%B3%D0%BE%20%D0%B4%D0%BE%D0%BC%D0%B0%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&img_url=https%3A%2F%2Fstatic8.depositphotos.com%2F1462687%2F982%2Fi%2F950%2Fdepositphotos_9825526-stock-photo-the-construction-of-several-large.jpg&pos=24&rpt=simage&lr=11126

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев