15 май 2014 яңалыклары
-
Төнгә кадәр тузан болыты уйный
"Язгы чәчү эшләре белән танышырга дип барганда, "Лениногорская" агрофирмасы" Урдалы бүлекчәсе хезмәтчәннәренең эше гөрләп тора иде. Бәйрәм араларында хуҗалыклар чәчүне кызу темплар белән башкарган, хәтта кыр эшләрен язарга да соңга калам ахры, дип уйлап куйдым. 15 май мәгълүматларына караганда, район буенча чәчү 79 процентта башкарылган. "Лениногорская" агрофирмасы" механизаторларының бер төркеме...
-
Лениногорск шәһәр судында яңа рәис
Лениногорск шәһәр судында яңа рәис тәкъдим ителде. Әлеге вазыйфага Россия Президенты Указы белән, элек республиканың Югары судында судья булып эшләгән, Илдар Рәфгать улы Хаев билгеләнде. 28 ел дәвамында шәһәр суды белән җитәкчелек иткән Эрик Шәйдуллин эшен федераль судья буларак дәвам итәчәк. Илдар Хаев - 1975 елда Мамадыш районында туган. Юридик...
-
Лениногорск укучылары халыкара конкурс лауреатлары булды
"Җир - уртак йортыбыз" россия - финляндия экологик конкурсы кысаларында, "Экологик әкият" дигән халыкара конкурс үтте. Лениногорскиның 2 нче мәктәбе укучылары анда актив катнашып, төрле номинацияләрдә дипломант булдылар. Люгаев Максим, 3б сыйныфы укучысы "Сирәк очрый торган хайваннарны белүче" номинациясендә җиңеп, диплом белән бүләкләнде (укытучысы Гильмутдинова М.Н.). Мингазова Камилә - 3а...
-
ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә исем кушу йоласы үтте
Халыкара гаилә көне алдыннан, ЗАГС бүлегендә исем кушу йоласы үтте. Кичәнең сәбәпчеләре күп балалы Гыйльморадовлар гаиләсе иде. Мансур Сарыймович һәм Лилия Николаевна 3 бала үстерә, 4 майда кызлары дөньяга килде, аңа Лаура дип исем куштылар. ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миңнегаләмова әлеге бәхетле ата-анага тантаналы рәвештә кызлары туу турында документ тапшырды....