Халыкара гаилә көне алдыннан, ЗАГС бүлегендә исем кушу йоласы үтте.
Кичәнең сәбәпчеләре күп балалы Гыйльморадовлар гаиләсе иде. Мансур Сарыймович һәм Лилия Николаевна 3 бала үстерә, 4 майда кызлары дөньяга килде, аңа Лаура дип исем куштылар.
ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миңнегаләмова әлеге бәхетле ата-анага тантаналы рәвештә кызлары туу турында документ тапшырды....
Халыкара гаилә көне алдыннан, ЗАГС бүлегендә исем кушу йоласы үтте.
Кичәнең сәбәпчеләре күп балалы Гыйльморадовлар гаиләсе иде. Мансур Сарыймович һәм Лилия Николаевна 3 бала үстерә, 4 майда кызлары дөньяга килде, аңа Лаура дип исем куштылар.
ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миңнегаләмова әлеге бәхетле ата-анага тантаналы рәвештә кызлары туу турында документ тапшырды. Аларны шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлап, истәлекле бүләк тапшырды. Аннан гаилә башлыкларын туганнары тәбрикләде.
Нет комментариев