15 май 2017 яңалыклары
-
Безнең турында язалар: «На, бахбай!» яки Лениногорскта татар атлары ярышты /фото/
14 май көнне Лениногорск районының Югары Каран авылында «Бәйге» дип исемләнгән ат чабышлары узды.»Алмакай» ат утарында бу ярышлар инде икенче тапкыр үтә. Ләкин зурлап уздырылуы әле беренче тапкыр гына. Бәйге - Лениногорск районында, төрки халыкларда борынгы дәверләрдә киң таралган ат ярышы. Бу ат ярышларын «Алмакай» ат утары хуҗасы Фәрит Нәбиуллин...
-
Күрше районда кеше югалган
Югары Мактама авылында яшәүче Гомәров Насих Фатыйх улы 10 майда 18.00 сәгатьтә өйдән чыгып китә һәм югала. Ул 1936 елгы, тәбәнәк буйлы, кара тәнле, көчкә йөри. Караңгы төстәге спецовкадан, башында кышкы бүрек. Аның турында ни дә булса белсәгез, 89178942517 телефоны буенча шалтыратуыгызны үтенәләр.
-
Лениногорскилылар, бүген кырау төшү ихтималы зур
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава температурасының түбән төшү ихтималы турында хәбәр итте. Иртәгә, 16 майда төнлә Татарстанда урыны белән кырау төшәргә мөмкин. Һавада һәм туфракта 0...-4 градус салкын булачак, ди синоптиклар. 16 майда алмашынучан болытлы һава саклана. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез республиканың көнбатышында кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнчыгыштан...
-
Аз керемлеләр өчен азык-төлек карталары кертелә
Алар киләсе елда гамәлгә кертелә башлаячак. Бу хакта илнең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров әйткән. Ярдәм программасы тулысынча 2019 елдан эшли башлар дип көтелә. Бүген мәсьәләнең финанс ягын өйрәнәләр. Азык-төлек карталары социаль яклау бүлекчәләре аша таратылачак, дип фаразлана. Аны аз керемлеләргә генә бирәчәкләр. Картага ай саен баллар өстәләчәк. Әнә...
-
Конкурсыбызда тавыш бирү актив бара. Бүгенге лидерлар кем? (фотолар)
Сайтыбызда узган атнада башланган тавыш бирү гөрләп бара. Әле бер пар беренче чыга, ул да булмый икенче пар аларны узып китә. Бүгенге лидерларыбыз кем икән, карыйк әле: беренче урында 400дән артык тавыш белән Тимәш пары Илсөяр һәм Руслан Әхмәдиевлар бара: 365 тавыш җыйган Гүзәл Мөдәрисова белән Марсель Ханбиков икенче: Өченче...
-
Лениногорскиның яшь артистлары Рәмзия Габделхакованың әсәрен сәхнәгә куйды (фотолар)
Узган атнада Мәдәният сараенда узган чарада "Айсылу" балалар театры якташ язучы Рәмзия Габделхакованың "Кәлүшле кыз" әсәрен сәхнәләштерде. - Егет-кызлар көннән-көн остара, рольләрне шәп башкара, - диде Татарстанның халык артисты Мәдинә апа Сәфиуллина. Зилә Мөдәрисова фотолары
-
Лениногорск районында ике янгын: мунча һәм йорт янган
15 майда төнлә МЧС хезмәтендә Кирлегәч авылында мунча яну турында хәбәр керә. Сәгать ярым эчендә янгын ликвидацияләнә. Аның мәйданы 84 кв.метр тәшкил иткән. Шулай ук бүген, 15 май көнне иртәнге сәгать 4 тулганда МЧС хезмәтенә 1нче Вокзальная урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр керә. Сәгать иртәнге 5кә янгын...
-
Атлар чабышы - Бәйге, Югары Каран-2017
-
Татарстанда зиратта яңадан 100 кабер мәсхәрәләнгән
Кичә Яшел Үзән районының Бәчек авылы имамы төшке аш вакыты тирәсендә авыл зиратында яңадан 100 кабернең ташлары зарарлануын хәбәр иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Полиция хезмәткәрләре вәхшилек кылучыны эзләүгә керешкән, урында оператив хезмәткәрләр эшли. Искәртеп үтик, 30 апрельдә Бәчек зиратында кабер...
-
Лениногорскилыларга май аена намаз вакыты
-
Урыссуда яшәүчеләрнең, ике контурлы казан куйдыргач, фатирга түләве кимегән
Урыссу бистәсенең 800 фатир хуҗасы фатир өчен түләүләре кимүен сизгән. Бу хәл Урыссу бистәсен республика программасы буенча альтернатив җылылык чыганагы - ике контурлы казаннар куйгач күзәтелгән. Алар - фатирларын шәхси газ җиһазы белән җылытуга алдан гариза биргән фатир хуҗалары. Шулай икәнен шәһәр тибындагы бистәдә булып кайткан "Татар-информ" журналисты да инана...
-
Лениногорскида алдагы көннәрдә җылы булырмы?
-
Аракы бәясе артты
Россиядә 13 майдан аракы бәясе 7,9% ка артты. Димәк, аның ярты литры хәзер 205 сум тора. Шулай ук коньяк бәясе 371 сумга күтәрелде. Россия хөкүмәте яңа елдан соң бу төр продукциянең бәясен киресенчә төшерергә дип әйтсә дә, аракы сату табыш китерүе белән моны эшләгә ирек бирми. Шунысы үзенчәлекле шәрабларга бәя...
-
Татарстанда елгада бер яшүсмернең үле гәүдәсе табылган
Буа районында Зөя елгасында яшүсмернең үле гәүдәсе табылган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. Кичә көндез бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Буа районында Черки-Килдураз авылыннан ерак булмаган урында Зөя елгасында агып баручы яшүсмернең үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр алынган....
-
Лениногорскида җәйге футбол сезоны ачылды
Узган шимбә шәһәрнең "Яшьлек" стадионында җәйге футбол сезоны ачылуга багышланган матч узды. Анда шәһәрнең иң көчле футболчылары - Лениногорск җыелмасы һәм "ЛенРемСервис" командалары очрашты. Уен 4:1 исәбе белән Лениногорск җыелма командасы файдасына тәмамланды. Лениногорскида җәйге футбол сезоны ачык.