Татарстанда елгада бер яшүсмернең үле гәүдәсе табылган
Буа районында Зөя елгасында яшүсмернең үле гәүдәсе табылган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. Кичә көндез бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Буа районында Черки-Килдураз авылыннан ерак булмаган урында Зөя елгасында агып баручы яшүсмернең үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр алынган....
Буа районында Зөя елгасында яшүсмернең үле гәүдәсе табылган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
Кичә көндез бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Буа районында Черки-Килдураз авылыннан ерак булмаган урында Зөя елгасында агып баручы яшүсмернең үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр алынган.
Урынга Буа 1нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге, полиция хезмәткәрләре килгән. Хәзерге вакытта мәет суд-медицина экспертизасына шәхесен ачыклау өчен җибәрелгән. Мәет март аенда югалган 13 яшьлек Илназ Шибаевныкы булуы ихтимал дигән фараз бар.
Искәртеп үтик, 15 мартта 13 яшьлек үсмернең Буадан Черки-Килдураз авылына таба юл тоткан һәм югалган.
1нче номерлы зона янгын сүндерү-коткару бүлеге, полиция хезмәткәрләре шушы көнгә кадәр эзләү эшләре алып барган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев