Татарстанда зиратта яңадан 100 кабер мәсхәрәләнгән
Кичә Яшел Үзән районының Бәчек авылы имамы төшке аш вакыты тирәсендә авыл зиратында яңадан 100 кабернең ташлары зарарлануын хәбәр иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Полиция хезмәткәрләре вәхшилек кылучыны эзләүгә керешкән, урында оператив хезмәткәрләр эшли. Искәртеп үтик, 30 апрельдә Бәчек зиратында кабер...
Кичә Яшел Үзән районының Бәчек авылы имамы төшке аш вакыты тирәсендә авыл зиратында яңадан 100 кабернең ташлары зарарлануын хәбәр иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Полиция хезмәткәрләре вәхшилек кылучыны эзләүгә керешкән, урында оператив хезмәткәрләр эшли.
Искәртеп үтик, 30 апрельдә Бәчек зиратында кабер ташларын һәм чардуганнарны вату-җимерү турында хәбәр иткән һәм бу дүртенче тапкыр булып, вәхшилекнең иң зурысы булуын җиткергән идек. Ул чакта 93 кабер ташы яраксыз хәлгә китерелгәнлеге әйтелде. Бәчек авылында Габдулла Тукайның апасы Бибисаҗидәнең дә кабере бар. Ул вакытта кабер эчтәрәк булу сәбәпле, зыян күрмәгән иде.
5 майда Яшел Үзән районында Бәчек авылы зиратында каберлекләрне мәсхәрәләүдә шикләнелгән 20 яшьлек кеше тоткарланган иде. Ул вакытта шикле кеше үз гаебен тулысынча таныган, тоткарланучының психик авыру буенча инвалидлык таныклыгы бар, дип әйтелде. 2014 елда суд карары буенча ул эшкә яраксыз кеше дип танылган. Ул кылган гамәлләренең сәбәбен аңлата алмаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев