15 июнь 2020 яңалыклары
-
Туристларны кунакханәләргә урнаштыру кагыйдәләренә төгәллек кертелде
Бергә килгән туристлардан кунакханәгә урнашканда никахны раслый торган документлар сорамаячаклар. Туризм буенча федераль агентлыкның матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
-
Яңа янгын сүндерү машиналарының сыйфаты яхшырган, су күләме арткан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган яңа янгын сүндерү техникасының өстенлекләре турында сөйләде.
-
Авыл Сабан туйларын бәйрәм итәргә телиләр
Тик соңгы карарны авыл җирлеге башлыклары һәм район администрациясе кабул итәчәк.
-
Айдар Фәйзрахманов Дуслык Ордены белән бүләкләнде
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов Дуслык Ордены белән бүләкләнде.
-
Татарстанда узган тәүлектә COVID-19ның яңа 44 очрагы ачыкланган
13 кеше госпитализацияләнгән, 31 кеше өйләрендә дәвалана.
-
Лениногорскида электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу янгын китереп чыгарган
14 июнь көнне 66нчы янгын сүндерү часте элемтә пультына Лениногорск шәһәре, Заречная урамы, 19 йорт адресы буенча урнашкан йорт януы турында хәбәр килә.
-
"Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк"
РФ Конституциясенә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк. Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров әнә шулай дип саный.
-
Районыбызның Ивановка авылында мәдәният йорты ремонтлана
Ивановка авылында бар куәткә авыл мәдәният йорты ремонтлана, ул «Мәдәният» илкүләм проекты программасы буенча эшләнә.
-
15 июнь - 21 июнь атнасына йолдызнамә
Кучкар. Бу атна сезнең өчен уңышлы булачак. Финанс хәле яхшырачак. Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләр бер-береңә хөрмәт, кайгыртучанлык белән тулы булыр. Шәһәрдән читтә җир участогы бар икән, якыннарыгыз белән шунда барып ял итегез. Бу барчагызның да кәефенә яхшы йогынты ясар.
-
Сарымсак "ук"ларын вакытында өзегез...
Өзгән "ук"ларны ташларга ашыкмагыз, алардан тәмле дә, файдалы да тәмләткечләр әзерләргә була.
-
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрен гадәти уку режимына күчерүгә әзерлиләр
Балалар бакчалары һәм мәктәпләр 1 сентябрьдән укуны гадәти режимда башлаячак, дип өметләнә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.