Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа янгын сүндерү машиналарының сыйфаты яхшырган, су күләме арткан

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган яңа янгын сүндерү техникасының өстенлекләре турында сөйләде.

 

33 автомобильнең 17се яңа, 12се янгын сүндерү техникаларын капиталь төзекләндерү республика программасы буенча яңартылган, шулай ук 4 «Хендэ» җиңел машинасы да бар.

«Капиталь ремонт — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла торган уникаль программа. Реставрация ясалган машиналарда агрегатларны алмаштырдылар, дизель двигательләре куелды, алар тарту көчен арттыра һәм ГСМны экономияләргә мөмкинлек бирә. Өч елда программа буенча без 130 берәмлек техниканы яңарттык», — дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин.

Яңа һәм реставрацияләнгән машиналарны янгын сүндерү бүлекчәләренә тапшырдылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, техниканың сыйфаты күпкә яхшырган. Мәсәлән, яңа янгын сүндерү машиналарында су запасы арткан.

«Элек су күләме 2,5 куб иде. Яңа машиналарда су запасы 8 кубка кадәр арткан. Бу күпкә яхшырак, су алырга азрак йөрисе булачак», — диде йөртүче Алексей Алтынов.

Техникада яңа насослар һәм электроника куелган, дип тә өстәде ул.

«Машинаның яңа икәне сизелеп тора. Күпкә яхшырак һәм идарә итүе дә уңайлырак», — диде йөртүче.

Министрлык хезмәткәрләре яңа махсус техника хәзер фаҗига урынына тизрәк барып җитәргә, янгын сүндерергә һәм кешеләрне коткарырга ярдәм итәчәк дип ышана.

Тантаналы чара бүген «Казан» Гаилә үзәге янында үтте. Яңа техникага республика бюджетыннан 180 миллионнан артык акча бүленгән.

 

 https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев