Татарстанда узган тәүлектә COVID-19ның яңа 44 очрагы ачыкланган
13 кеше госпитализацияләнгән, 31 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 яшькә кадәр - 1 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 4, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 10, 50 дән - 60 ка кадәр - 10 , 60 тан – 70 яшькә кадәр - 17 очрак, 80 нән - 90 яшькә кадәр – 2 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча карасак: Казанда 11 очрак, Чаллыда 12 очрак, Түбән Камада 3 очрак ачыкланган.
Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Зеленодольск, Лаеш, Менделеевск, Нурлат районнарында икешәр очрак, Биектау, Балтач, , Тәтеш, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.
15 июньгә Татарстанда барлыгы 3 мең 958 кеше коронавирус йоктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев