15 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Медаль тапшырылды
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасында җирле үзидарәне булдыруда һәм үстерүдәге казанышлары өчен «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты баш белгече - административ комиссия секретаре Гыйниятуллина Рәухия Хазиәхмәт кызы «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
-
Дүртесе китте
Шәһәр һәм район егетләре өчен көзге чакырылыш дәвам итә. Россия Армиясе сафларын быел 103 лениногорскилы тулыландырачак. Аның дүртесен узган атнада хезмәт итәргә озаттылар. Егетләр Калининград, Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов һәм Ерак Көнчыгыш частьларында хезмәт итәчәк.
-
Максатлары - ноль
"Лениногорскнефть" идарәсендә промышленность куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча өченче квартал эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Цехлар арасында беренче урынны - ЦДНГ-7 алды, икенчедә - ЦППД-1, өченчедә - ЦДНГ-4. Әлеге чорда идарәнең 16 бүлекчәсе дә травма һәм фаҗигаләрсез эшләгән.
-
Телевизор караучыларга
Цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек уңаеннан, "Татарстан Республикасы радиотелевидение тапшыру үзәге" безнең радиотелеүзәк мачтасында антенналар системасын урнаштыру белән шөгыльләнәчәк. Шул уңайдан, җиһазлары радиотелеүзәктә булган барлык телекомпанияләрнең тапшырулары 19-24 ноябрь, 26 ноябрь-1 декабрь, 3-8 декабрь, 10-15 декабрь, 17-22 декабрь, 24-25 декабрь көндезге сәгать 8дән 18 сәгатькә кадәр күрсәтмәячәк.
-
Халык аны көтә
Иртәгә полициядә участок уполномоченныйлары көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу өлкәдә бары үҗәт, кеше белән аралаша белүчән, сабыр һәм намуслы кешеләр генә хезмәт итә аладыр. Лениногорск эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченные Фәрит Габделкадыйр улы Яфаров әнә шундыйлардан. Тумышы белән Таҗикстанның Пенджикент шәһәреннән ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армия сафларына алына һәм ил алдындагы...
-
Языл һәм хәбәр ит!
"Заман сулышы"на 2013 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында редакция призлар уйната. Сезгә 25 декабрьгә кадәр "Заман сулышы"на язылырга һәм 5-39-08 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк. Приз отучылар Яңа ел алдыннан билгеле булачак.
-
Электр җайланмалары – янгын сәбәпчесе
Көнкүреш техникасына бәйле янгыннар көн саен чыгып тора. Сәбәбе: төзек булмаган электр җайланмалары. Шуңа да кулдан ясалган, хезмәт итү вакыты чыккан җайланмаларны кулланмагыз. Ремонтларга туры килгәндә, квалификацияле остага гына ышанып тапшырыгыз. Электр җылыту җайланмалары аеруча куркыныч тудыра. Утюглар янмый торган аслык, җылы көйләгеч белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Җылылыкны чыгармый...
-
Язмышларын суд хәл итәчәк
Арматура задвижкалары урлаучылар соңгы ике елда "Татнефть" җәмгыяте һәм хокук саклау органнары өчен" баш авыртуына" әйләнде дә куйды. 2011 елда гына да, мәсәлән, Компания объектларыннан ЗД һәм ЗДМШ маркалы 50 задвижка урланган. Узган елгы җинаятьләрнең ачылуына карамастан, бу төр урлаулар быел да дәвам итә. Әмма "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе җәмгыятьнең...
-
“Сезнең як бик ошады миңа”
Әңгәмәдәш: Алсу МИҢНЕБАЕВА Редакциягә бер көнне үзенчәлекле кеше килеп керде. Үзен "Мин Зиннур Хафиз булам" дип таныштырып, каршыма шигырь тулы блокнотын куйды, телефонына яздырган җырларын кабызып җибәрде. - Сез шигырь генә түгел, көй дә язасыз булып чыга түгелме соң? - Әйе, күңелемә аның икесе бергә килә. Мәсәлән, берәр күренеш яисә...
-
Лениногорск егетләре – беренче унлыкта
КНИТУ - КАИның Лениногорск филиалы студентлары Максим Быков, Александр Шейко һәм Никита Антипов Казанда "Автосессия - 2012" студент -автомобильчеләр республика конкурсында катнашты. Ярыш өч этапта үтте. Егетләребез барысында да уңышлы чыгыш ясап, беренче унлыкка керде.