Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Электр җайланмалары – янгын сәбәпчесе

Көнкүреш техникасына бәйле янгыннар көн саен чыгып тора. Сәбәбе: төзек булмаган электр җайланмалары. Шуңа да кулдан ясалган, хезмәт итү вакыты чыккан җайланмаларны кулланмагыз. Ремонтларга туры килгәндә, квалификацияле остага гына ышанып тапшырыгыз. Электр җылыту җайланмалары аеруча куркыныч тудыра. Утюглар янмый торган аслык, җылы көйләгеч белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Җылылыкны чыгармый...

Көнкүреш техникасына бәйле янгыннар көн саен чыгып тора. Сәбәбе: төзек булмаган электр җайланмалары.
Шуңа да кулдан ясалган, хезмәт итү вакыты чыккан җайланмаларны кулланмагыз. Ремонтларга туры килгәндә, квалификацияле остага гына ышанып тапшырыгыз.
Электр җылыту җайланмалары аеруча куркыныч тудыра. Утюглар янмый торган аслык, җылы көйләгеч белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Җылылыкны чыгармый торган аслыклардан алюминий һәм ак металлдан эшләгәннәрне иң яхшысы дип атап була. Керамик плитә һәм кирпеч аслык булып хезмәт итә алмый.
Җылыту җайланмаларының ток үткәрми торган "аяклары", спиральнең яшерелгән, электр чыбыгы зарарланмаган булуы мөһим. Йорт җиһазларына терәтеп кую куркыныч тудыра.
Эшләп торучы җайланмаларны караусыз калдырмагыз, аеруча төнге вакытта. Берничә приборны бер розеткага тоташтырмагыз. Көнкүреш техникасын сатып алган вакытта куркынычсызлык чаралары белән танышу мөһим.
Электр җайланмаларыннан файдаланганда ТЫЕЛА:
- ватык көнкүреш техникасы һәм зарарланган изоляцияле электр чыбыгы куллану;
- җылыту җайланмаларын махсус янмый торган аслыктан башка куллану;
- җылытылмаган биналарда пластик изоляцияле яссы электрүткәргечләр уздыру;
- электрүткәргечләрне төенләү, бәйләп кую, бау ярдәмендә электр лампасын тарттыру, лампочкаларны кәгазь яки чүпрәк белән каплау;
- вакытлыча сузылган электрүткәргеченнән файдалану.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев