Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Язмышларын суд хәл итәчәк

Арматура задвижкалары урлаучылар соңгы ике елда "Татнефть" җәмгыяте һәм хокук саклау органнары өчен" баш авыртуына" әйләнде дә куйды. 2011 елда гына да, мәсәлән, Компания объектларыннан ЗД һәм ЗДМШ маркалы 50 задвижка урланган. Узган елгы җинаятьләрнең ачылуына карамастан, бу төр урлаулар быел да дәвам итә. Әмма "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе җәмгыятьнең...

Арматура задвижкалары урлаучылар соңгы ике елда "Татнефть" җәмгыяте һәм хокук саклау органнары өчен" баш авыртуына" әйләнде дә куйды. 2011 елда гына да, мәсәлән, Компания объектларыннан ЗД һәм ЗДМШ маркалы 50 задвижка урланган.


Узган елгы җинаятьләрнең ачылуына карамастан, бу төр урлаулар быел да дәвам итә. Әмма "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе җәмгыятьнең хокук бозулар профилактикасы буенча хезмәте белән берлектә, махсус чаралар үткәреп, караклар буенча мәгълүмат туплады.
Җыелган мәгълүматның дөреслеген тикшерү өчен, октябрьнең бер көнендә Әлмәт районының Габдрахман авылы тирәсендә урнашкан "Лениногорскнефть" идарәсе скважинасында яшерен күзәтү оештырылды. Анда җәмгыятьнең 10 хезмәткәре һәм 4 берәмлек транспорт катнашты. Көн караңгылангач, җинаять урынында ике ир-ат күренде. Әмма каракларны җинаять урынында эләктереп булмады, чөнки күзәтү барганны сизеп, алар машинага утырып качып киттеләр. Сәгать ярымга сузылган "автоузыш" хокук сакчыларына уңыш китерде. Җинаятьчеләр тоткарланды. Алар Әлмәттә яшәүчеләр булып чыкты. Берсе беркайда да эшләмәүче, урлау һәм хулиганлык өчен элек тә биш тапкыр хөкем ителгән 50 яшьлек ир-ат һәм икенчесе "Татнефть-АльметьевскРемСервис" җәмгыяте хезмәткәре.
Караклар китергән зыян 8 мең 500 сумлык булып чыкты. Аларга карата РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 2 нче кисәге буенча җинаять эше кузгатылган. Алар язмышын хәзер суд хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд