15 декабрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида ялларда булачак һава торышы турында
-
Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды
Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды, дип хәбәр итә «Новая жизнь» газетасы. Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. Аның гомуми мәйданы 152,8 квадрат метр тәшкил итә. Бина заманча материаллар кулланып, яңа технология буенча төзелгән. «СМ-СтройИнвест» подряд оешмасы белгечләре билгеләп үткәнчә, эксперимент рәвешендәге әлеге проект уңышлы гамәлгә ашырылган. Яңа...
-
Татарстанның бер районында янгын сүндерүчеләр ферма эшчесен алты метрлы чокырдан чыгарган
Гадәттән тыш хәл Лаеш районының Тангачи авылындагы терлекчелек фермасында килеп чыккан. Лаеш районының Тангачи авылында терлекчелек фермасында эшләүче 52 яшьлек ир-ат алты метрлы чокырга төшеп киткән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Лаеш районы янгын часте хезмәткәрләре урынга килеп, ир-атка...
-
Медицина ярдәме турындагы 3 мөһим сорауга ҖАВАП
Сорауларга Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминиятләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Ольга ПОЛЯКОВА җавап бирә. Полис һәрчак үзең белән йөрсен Җәй көне Сочида ял иттек. Әтинең кан басымы күтәрелгәч, ашыгыч ярдәм хезмәте стационарга алып китте. Мәҗбүри медицина иминияте полисы Казанда калган иде. Ярдәм күрсәтсәләр дә, безгә документның төп...
-
Шөгерлеләр уздырды: аларда чыршы ачыла бу атнада
"Шөгер" төркеме хәбәр иткәнчә, шимбә, 16 декабрьдә Шөгердә "Юность" стадионында чыршы ачу тантанасы узачак. 14.00 сәгатьтә чыршы янына килергә онытмагыз. Шөгерлеләрне, кунакларны кызыклы бәйрәм программасы көтә. Кыш бабай белән Кар кызын каршы алу булачак. Балалар өчен дә кызыклы уеннар, таудан шуу көтелә.
-
Лениногорскилылар, шартлаткычлардан зур зыян килүе мөмкин
Яңа ел аеруча күңелле бәйрәм ул. Тик төрле күңелсезлекләр аны ямьсезләтмәсен иде. Пиротехника белән аеруча сак булыгыз, аның белән дөрес эш итмичә, яраланган кешеләр дә бар, дип кисәтә янгын сүндерү хезмәткәрләре. Күптән түгел республика басмалары Арча районында 13 яшьлек үсмер малайның петарда яндырып тәнен пешерүе турында язды. Яшүсмерләр пиротехниканы яндырып...
-
ҖОМГА КӨННЕ МӨСЕЛМАНГА НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ? (СОРАУ-ҖАВАП)
Җомга көнне нинди гамәлләр кылырга, нинди гамәлләр кылудан тукталып торырга? Россия ислам институты гуманитар кафедрасының өлкән мөгаллиме, "Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Радик хәзрәт Зәбиров Интертат.ру электрон газетасына бу хакта сөйләде. Җомга көне мөселман культурасында бәйрәм көннәреннән санала. 1. Рамазан аеннан башка, бүтән айларда тота торган нәфел уразасын тотарга ярамый. 2....
-
Лениногорскида Альберт Хәсәновның юбилей кичәсе узды (фотолар)
Шәһәр үзәк китапханәсендә язучы, Татарстан Язучылар беолеге әгъзасы Альберт Хәсәновның юбилей кичәсе узды. Ул язучының 80 яшьлегенә багышланды. Кичәдә Альберт Хәсәнов үзе, "Чишмә" берләшмәсе вәкилләре,язучы Рәмзия Габделхакова, 11нче гимназия укучылары, шәһәр интеллегенциясе катнашты. Бу көнне Альберт Хәсәновның иҗаты белән якыннан танышу мөмкинлеге булды. Аның әсәрләреннән өзекләрне "Айсылу" театры түгәрәге укучылары...