Татарстанның бер районында янгын сүндерүчеләр ферма эшчесен алты метрлы чокырдан чыгарган
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанның бер районында янгын сүндерүчеләр ферма эшчесен алты метрлы чокырдан чыгарган

Гадәттән тыш хәл Лаеш районының Тангачи авылындагы терлекчелек фермасында килеп чыккан. Лаеш районының Тангачи авылында терлекчелек фермасында эшләүче 52 яшьлек ир-ат алты метрлы чокырга төшеп киткән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Лаеш районы янгын часте хезмәткәрләре урынга килеп, ир-атка...

Гадәттән тыш хәл Лаеш районының Тангачи авылындагы терлекчелек фермасында килеп чыккан.

Лаеш районының Тангачи авылында терлекчелек фермасында эшләүче 52 яшьлек ир-ат алты метрлы чокырга төшеп киткән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Лаеш районы янгын часте хезмәткәрләре урынга килеп, ир-атка чокырдан чыгарга ярдәм итә һәм табибларга тапшыра.
Чыганак:tatar-inform.tatar/news/2017/12/15/154332/

Нет комментариев