Яңа ел аеруча күңелле бәйрәм ул. Тик төрле күңелсезлекләр аны ямьсезләтмәсен иде. Пиротехника белән аеруча сак булыгыз, аның белән дөрес эш итмичә, яраланган кешеләр дә бар, дип кисәтә янгын сүндерү хезмәткәрләре.
Күптән түгел республика басмалары Арча районында 13 яшьлек үсмер малайның петарда яндырып тәнен пешерүе турында язды. Яшүсмерләр пиротехниканы яндырып...
Яңа ел аеруча күңелле бәйрәм ул. Тик төрле күңелсезлекләр аны ямьсезләтмәсен иде. Пиротехника белән аеруча сак булыгыз, аның белән дөрес эш итмичә, яраланган кешеләр дә бар, дип кисәтә янгын сүндерү хезмәткәрләре.
Күптән түгел республика басмалары Арча районында 13 яшьлек үсмер малайның петарда яндырып тәнен пешерүе турында язды. Яшүсмерләр пиротехниканы яндырып җиргә ташлыйлар. Бер петарданың очкыны 13 яшьлек малайның синтетик тукымадан тегелгән спорт чалбарына эләгә. Чалбарның тукымасы эри башлый һәм малай аны куллары белән сүндерергә керешә. Нәтиҗәдә аның сул кулы һәм уң аягы пешә.
Ел саен республикада кышкы сезонда пиротехника аркасында дистәләгән кеше яралана. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пиротехник эшләнмәләрне махсус кибетләрдән яки махсус бүлекләрдән сатып алырга киңәш итә. 16 яше тулмаганнарга пиротехника белән куллану тыела.
Район башлыгы карары буенча, безнең шәһәрдә 8 сату ноктасында гына пиротехника сатарга рөхсәт ителгән. Пиротехниканы кулланыр алдыннан җитештерүченең инструкциясе белән танышырга кирәк.
Фейрверкларны ыргытырга, җитешсезлекләрен тикшерергә, төзәтергә ярамый, шулай ук куллану вакыты чыккан һәм күзгә күренеп торган җитешсезлекләре булган эшләнмәләр белән куллану тыела.
Җил тизлеге секундына 5 метрдан артык булганда пиротехниканы куллану тыела, шулай ук эшләп торган ракетаны һәм "шәмне" кешеләргә, тиз янып китә торган предметларга төбәп атарга ярамый.
Шартлаткыч матдәләрне кесәдә яки тәнгә якын йөртергә, салютларны кулдын җибәрү һәм алар шартлап ике минут вакыт узмыйча аның янына якын килергә ярамый.
Юешләнгән пиротехник эшләнмәләрне җылыту приборларына - җылыткычларга, җылылык батареяларына куеп киптерергә ярамый. Шулай ук балаларга үзләренә генә пиротехник җайланмалар белән эшләргә рөхсәт итү тыела.
yandex.ru/images фотосы
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев