16 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
7 яшьлек кыз балалар бакчасында колаксыз кала язган
Бу хәл балалар бакчасында тәрбияче күз алдында була. Яшел Үзәннең балалар бакчасында уен вакытында балалар кызга ябырыла. Нәтиҗәдә кызның алгы тешләрен бәреп төшерәләр, колагының йомшак урынын өзәләр. Зыян күрүче кыз өстәвенә аутизм диагнозлы да булган. Әти-әниләр әлеге вакыйгада тәрбиячене гаепли - ул кая караган? Зыян күрүче баланың әнисе адвокатларга мөрәҗәгать...
-
МЧС кисәтә: иртәгә бик салкын һәм томан булачак
17 гыйнварда һава температурасының түбәнәюе көтелә: ул -28гә төшәргә мөмкин. Аерым районнарда томан көтелә. Мөмкин булса юлга чыкмагыз, чыккан икәнсез инде сак булыгыз, дип кисәтәләр МЧС сайтында.
-
Лениногорскилылар тагын ял итәчәк
Лениногорскилылар 23 февральдә - өч, 8 мартта дүрт көн ял итәчәк. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 21, 22, 23 февраль - ял көннәре. Халыкара хатын-кызлар көнендә дә 5‑8 мартта дүрт көн ял көтелә.
-
Лениногорскида авыл җыеннары башлана
Авылларда җыеннар 18 гыйнвардан 2 февральгәчә дәвам итәчәк. Беренчесе 18 гыйнварда сәгать 10 да Сарабиккол авылында башлана, шул ук көнне 15.00 сәг-тә Мордва-Кармалкада була.
-
"Корстон" кунакханәсендә үлгән Сосина үләр алдыннан сәер дарулар эчкән
Үз улы тарафыннан үтерелгән ана галлюциногенлы дарулар эчкән булган. 19 яшьлек улы тарафыннан үтерелгән олигарх Игорь Сосинның хатыны Анастасия галлюциноген препаратлар кабул иткәнлеге ачыкланган. Моның турында суд-медицина тикшерүе нәтиҗәсендә буенча ачыклаганнар. "Анастасия Сосинаның ашказанында биологик препаратларның булуы ачыкланды. Үләннәрдән ясалган әлеге матдәләр галлюцинацияләргә китерергә мөмкин", - дип сөйли тикшерү органнары...
-
УКРОП файдасы
Укропны белмәгән, ашамаган-кулланмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Тик шулай да аның организмга ни дәрәҗәдә файдалы икәнен белмәүчеләр җитәрлек. Кыргый укроп Урта диңгез буйларында еш очрый. Тәмләткеч үсемлек буларак исә Россиянең һәр төбәгендә диярлек үстерелә. Ул витаминнарга бик бай. Мәсәлән, яшел укропта С витамины лимондагыга караганда өч мәртәбә күбрәк, ә каротин...
-
Мәктәпләрдә туклану катгый контрольгә алыначак
Мондый эчтәлектәге хатлар Татарстанның Мәгариф министрлыгы тарафыннан районнарның мәгариф бүлекләренә юлланылган. Бу хәл Балтач районындагы балаларның агулануыннан соң барлыкка килгән. Исегезгә төшерәбез, Кече Лызино авылындагы урта мәктәбенең өч укучысы агулану билгесе белән госпитализацияләнгән иде. Хәзер балаларны хастаханәдән чыгарганнар. Татарстанның Роспотребнадзоры мәктәп ашханәсендә санитар норма кагыйдәләре бозылган, эпидемииягә каршы режим сакланмаган,...
-
Эремчекле шарчыклар пешерәбез
1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка килә. Сыек майда йөздереп пешерәсе. Эремчек корырак булса яхшы. Әмма бик коры эремчек пешергәндә камыр эчендә катып...
-
Лениногорскилыларның телевизоры күрсәтмәячәк
Космик бәйләнеш спутникларында профилактик эшләр алып барылу сәбәпле, Татарстанда 18 һәм 20 гыйнварда федераль телеканаллар эшләмәячәк, дип хәбәр итә ТР элемтә министрлыгы. 18 гыйнварда "Первый канал", «Россия 1+ГТРК «Татарстан», «Петербург - 5 канал» (02.00дән 5.00 сәгатькә кадәр), «Россия Культура» (02.00дән 5.00 сәгатькә кадәр) 20 гыйнварда «Матч ТВ», «НТВ», «Карусель», «Россия...
-
Кая бара дөнья: туганнарын да үтерәләр
Хәзер ул суд көтә. Ул үзенең өч гаилә әгъзасын вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә, дип яза "Әлмәт таңнары" сайты. Яр Чаллыда яшәүче бер ир-егет 22 июльдә туганнарының икенче катта урнашкан фатиры балконы тәрәзәсенең ачык булуын күрә һәм барысы да йоклыйдыр дип фатир басарга уйлый. Ул подьезд кыекчасы аша балконга менә. Әмма бу...
-
Казанда “дуңгыз гриппы” элэктергәннәр
Казанда ике очрак дуңгыз гриппы (А(Н1N1)2009 теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов хәбәр иткән. Авыруның берсе зур кешедә, икенчесе балада. Аларның тормышына куркыныч янамый. Паөиентлар әлеге авырудан прививка ясатмаган булган. Сергей Осипов әйткәнчә, 2015 елның соңгы атнасында Татарстанда ОРВИ белән авыручылар 16-19 мең кеше булган....
-
Лениногорскида дүрт машина катнашында авария булган
Шәһәрнең Ленинградская урамында музыка мәктәбе янында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдә. Авариядә дүрт машина зыян күргән. Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә.
-
Ландыш Нигъмәтҗанова: Таянычым һәрвакыт янәшәмдә
Татар эстрадасының якты йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова Яңа ел чорында, башка күп кенә артистлар кебек үк, бик күп җирдә чыгыш ясаган. Хәер, әле дә җырчы җыелма концертларда катнашып йөри. Әйтик, бу көннәрдә ул Уфада узган "Өч артист" проектында катнашып кайткан. - Ландыш, бу проектның авторы кем? Тамаша күңелле уздымы? - Оештыручысы...