КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН
Кая бара дөнья: туганнарын да үтерәләр
Хәзер ул суд көтә. Ул үзенең өч гаилә әгъзасын вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә, дип яза "Әлмәт таңнары" сайты.
Яр Чаллыда яшәүче бер ир-егет 22 июльдә туганнарының икенче катта урнашкан фатиры балконы тәрәзәсенең ачык булуын күрә һәм барысы да йоклыйдыр дип фатир басарга уйлый. Ул подьезд кыекчасы аша балконга менә. Әмма бу...
Хәзер ул суд көтә. Ул үзенең өч гаилә әгъзасын вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә, дип яза "Әлмәт таңнары" сайты.
Яр Чаллыда яшәүче бер ир-егет 22 июльдә туганнарының икенче катта урнашкан фатиры балконы тәрәзәсенең ачык булуын күрә һәм барысы да йоклыйдыр дип фатир басарга уйлый. Ул подьезд кыекчасы аша балконга менә. Әмма бу вакытта көтмәгәндә аның 50 яшьлек абыйсы йокысыннан уяна. Җинаятьче кухня пычагы ала да, аның муенына кадый. Тавышка хуҗабикә дә чыга. Аңа да берничә тапкыр пычак белән кадый. Моннан соң гаепләнүче хуҗабикәнең 40 яшьлек улын да суя. Бөтенесен үтереп бетергәч, ул планшет, уен приставкасы һәм 5 мең сум акча ала, барлык газ конфоркаларын ача, шәм кабызып идән уртасына куеп чыгып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев