"Корстон" кунакханәсендә үлгән Сосина үләр алдыннан сәер дарулар эчкән
Үз улы тарафыннан үтерелгән ана галлюциногенлы дарулар эчкән булган. 19 яшьлек улы тарафыннан үтерелгән олигарх Игорь Сосинның хатыны Анастасия галлюциноген препаратлар кабул иткәнлеге ачыкланган. Моның турында суд-медицина тикшерүе нәтиҗәсендә буенча ачыклаганнар. "Анастасия Сосинаның ашказанында биологик препаратларның булуы ачыкланды. Үләннәрдән ясалган әлеге матдәләр галлюцинацияләргә китерергә мөмкин", - дип сөйли тикшерү органнары...
Үз улы тарафыннан үтерелгән ана галлюциногенлы дарулар эчкән булган.
19 яшьлек улы тарафыннан үтерелгән олигарх Игорь Сосинның хатыны Анастасия галлюциноген препаратлар кабул иткәнлеге ачыкланган. Моның турында суд-медицина тикшерүе нәтиҗәсендә буенча ачыклаганнар.
"Анастасия Сосинаның ашказанында биологик препаратларның булуы ачыкланды. Үләннәрдән ясалган әлеге матдәләр галлюцинацияләргә китерергә мөмкин", - дип сөйли тикшерү органнары вәкиле.
Моннан тыш, үлеме алдыннан, Сосина алкоголь һәм биологик матдәләрне чамадан тыш кулланган.
Исегезгә төшерәбез, узган елның 12 декабрендә "Корстон" кунакханәсенең бер номерында Сосина үле гәүдәсе табылган иде. Бу җинаятьтә аның улы 19 яшьлек Егорны гаепле, дип саныйлар.
Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев