17 февраль 2018 яңалыклары
-
Әни янына барып, "Кичер,әни", дия алмыйм
Ана белән кыз якын сердәшләр булырга тиешләр, аларның сөйләшер сүзләре һич бетмәскә тиештер кебек. Тормыш иткәндә кайвакыт акыл, тәҗрибә җитми, шундый чакларда әни берәр җылы сүз әйтсә, киңәш бирсә, җиңел буладыр ул дип уйлап куям. //Татарстан яшьләре// Әни белән арабыз бозылганга апрельдә нәкъ 15 ел тулды. Бу күңелсезлекләр әти белән...
-
Районда машина юл читенә төшеп киткән
17 февральдә иртәнге якта, 05 сәгать 48 минутта шәһәрне чыгу юлындагы Ромашкино боҗрасы янында юл һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Машина юл читенә төшеп китә. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк. Коткаручылар ярдәм иткән. Фото интернет челтәреннән: go.mail.ru/search_images?q=машина%20в%20кювет&rf=go.mail.ru&fm=1#urlhash
-
Яңа Сережкино музеенда уникаль экспонат саклана (фотолар)
Районыбызның иң ерак почмагында утырган Яңа Сережкино авылы халкы чуаш халкының милли үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен саклап, яшь буынга тапшыру буенча күп көч куя, йолаларны алардан да яхшы саклаучы юктыр. Мәдәният йортында урнашкан музейга килеп керүгә чуаш халкының көнкүрештә куллана торган предметлары, киемнәре белән танышасың. Алай гына да түгел, клуб ишеген ачуга...
-
Әнвәр Нургалиев хастаханәгә эләккән
Татар эстрадасының Стас Михайловы Әнвәр Нургалиев хастаханәдә дәвалана. Юк, дуслар, борчылырга кирәкми, җырчы белән бар да яхшы. Әнвәргә бераз салкын гына тигән. Хастаханәдә җырчыны укол һәм дарулардан бигрәк якты йөз белән дәвалаганнар. «Уколларга караганда шәфкать туташлары һәм табибларның җылы сүзләре, якты йөзләре ныграк булышты. Янәшәдә яхшы кешеләр булса, барысы да...
-
Берәүнең 130 миллион сум салынган сумкасын урлаганнар
Зыян күрүче үзен таксист кыйнавын һәм талавын әйткән. Яңа Мәскәүдә ир-атның 130 миллион сум акча салынган сумкасын урлаганнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Матбугат чаралары язганча, полиция бүлегенә бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул таксида Коммунарка бистәсенә баруын әйткән. Сумкасында зур күләмдә - 130 миллионлап акча алып барган. Урынга барып җиткәч,...
-
Лениногорск катнаш көрәш буенча республика Беренчелеге һәм Чемпионатын кабул итә (ФОТОЛАР)
Шәһәрдә "Яшьлек" спорткомплексында катнаш көрәш (смешанное боевое единоборство) (ММА) буенча республика Беренчелеге һәм Чемпионатының тантаналы ачылышы булды. Ярыш нәтиҗәсе буенча, иң көчлеләр республика җыелма командасына керәчәк һәм Идел буе федераль округы беренчелеге һәм Чемпионатында Татарстан данын яклаячак. Республика Чемпионатында Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Урыссу һәм Лениногорскиның иң көчле...
-
Штрафны яңа хуҗага күчертеп буламы? (сорау-җавап)
- Машинамны кулдан төзелгән сату-алу килешүе буенча саткан идем, яңа хуҗасы үз исеменә теркәмәгән булса кирәк. Штраф килде. Бу очракта нишләргә? ЮХИДИгә барасымы, штрафны яңа хуҗага күчертеп буламы? Үзе белән сөйләшмәкче идем, телефонын алмый. Юрист Марат СОЛТАНОВ: - Яңа закон буенча, хәзер сату-алу гадиләштерелгән тәртиптә башкарыла: сатучы белән алучы үзара...
-
Ни өчен маймыл агач башыннан төшкән (укучыбыз фикере, уены-чыны бергә)
Февраль аенда эволюция теориясенә нигез салган Чарльз Дарвинның тууына 209 ел булды Аның теориясе аркасында халык икегә бүленде. Белгәнебезчә, ул җирдә тереклек килеп чыгышын гади төзелештән катлаулыга бара, дип өйрәткән. Аныңча, маймылның баш мие зурайган саен, ул әкренләп кешегә әверелгән. Кемдер моңа ышана, кемдер юк. Кайберәүләр Дарвин ялгыша, аның теориясендә...
-
Татарстан мәгариф министры, Дәүләт Советы депутатлары БДИ тапшырачак
Бердәм дәүләт имтиханын Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район башлыклары, спортчылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре тапшырып караячак. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Ата-аналар тарафыннан БДИны бердәм тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Бердәм дәүләт имтиханы бирәчәк. Рафис Борһановтан тыш, бердәм дәүләт имтиханын Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район башлыклары,...
-
Хәмдүнә “ХәмдиБлог”ының киләчәге бармы?
Репертуарында 1000нән артык җыры (аның 200е - халык җырлары) булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева татар тамашачысын бүгенчәгә шаккатырып килә: әле күптән түгел генә "ХәмдүНюша" булып "ХәмдиБлог" төшерүдә катнашкан иде. Соңгы арада блогның яңа чыгарылышлары күренми, кыска вакытлы гына проект булды микәнни? - Хәмдүнә апа, сез хәзер блогер икән. -...
-
Зеленая Роща китапханәсендә Масленица бәйрәмен каршы алдылар (фотолар)
Зеленая Роща авылы китапханәсендә "Май чабу атнасында коймаклар пешердек, җырладык" дигән күңелле бәйрәм чарасы үтте, дип хәбәр итә Әлфия Хафизова. Фольклор бәйрәмгә "Рябинушка" клубы катнашучылары килде. Алар коймак пешерү серләре белән таныштырган, җырлар башкарган. Китапханәчеләр бәйрәм тарихы турында сөйләгән, китап күргәзмәсе караганнар. Өстәл тутырып, бергәләшеп, коймак белән чәй эчкәннәр. Фотолар...