Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Сережкино музеенда уникаль экспонат саклана (фотолар)

Районыбызның иң ерак почмагында утырган Яңа Сережкино авылы халкы чуаш халкының милли үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен саклап, яшь буынга тапшыру буенча күп көч куя, йолаларны алардан да яхшы саклаучы юктыр. Мәдәният йортында урнашкан музейга килеп керүгә чуаш халкының көнкүрештә куллана торган предметлары, киемнәре белән танышасың. Алай гына да түгел, клуб ишеген ачуга...

Районыбызның иң ерак почмагында утырган Яңа Сережкино авылы халкы чуаш халкының милли үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен саклап, яшь буынга тапшыру буенча күп көч куя, йолаларны алардан да яхшы саклаучы юктыр.


Мәдәният йортында урнашкан музейга килеп керүгә чуаш халкының көнкүрештә куллана торган предметлары, киемнәре белән танышасың. Алай гына да түгел, клуб ишеген ачуга стеналарга төшерелгән бизәкләр биредә яшәүчеләрнең үз милли колоритын чагылдыра.

Музейда шулай ук башка халыклар кулланган йорт кирәк-яраклары - тарихи экспонатлар биредә урын алган. Музей җитәкчесе - ул мәдәният йорты директоры да Александр Ванюков әйтүенчә, экспонатларның барысы да җирле халык ярдәмендә җыелган. Сөлгеләр, күлмәкләр, инде аларга йөз ел икән.

Җеп эрләү станогы музейга килүчеләрнең игътибарын җәлеп итүче экспонат. Аңарда келәмнәр, күлмәклек тукымалар тукыганнар.

Чуаш халкының милли үзенчәлеген сурәтләгән музейлар Татарстанда икәү генә, берсе - Буа районында, икенчесе - Яңа Сережкинода, әнә шул ягы аның үзенчәлеге булып тора да.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев