Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Ни өчен маймыл агач башыннан төшкән (укучыбыз фикере, уены-чыны бергә)

Февраль аенда эволюция теориясенә нигез салган Чарльз Дарвинның тууына 209 ел булды Аның теориясе аркасында халык икегә бүленде. Белгәнебезчә, ул җирдә тереклек килеп чыгышын гади төзелештән катлаулыга бара, дип өйрәткән. Аныңча, маймылның баш мие зурайган саен, ул әкренләп кешегә әверелгән. Кемдер моңа ышана, кемдер юк. Кайберәүләр Дарвин ялгыша, аның теориясендә...

Февраль аенда эволюция теориясенә нигез салган Чарльз Дарвинның тууына 209 ел булды Аның теориясе аркасында халык икегә бүленде.



Белгәнебезчә, ул җирдә тереклек килеп чыгышын гади төзелештән катлаулыга бара, дип өйрәткән. Аныңча, маймылның баш мие зурайган саен, ул әкренләп кешегә әверелгән. Кемдер моңа ышана, кемдер юк. Кайберәүләр Дарвин ялгыша, аның теориясендә бик күп хаталар бар дип, үзенең дәлилләрен китерә.


Аларның эшләре шул бит инде, эзләнсеннәр, шуңа галимнәр бит алар. Шәхсән мин бер нәрсәне аңламыйм: маймыл баштан агач башында яшәгән бит инде, бервакыт акылы зурайган инде моның, тик ни өчен агачтан җиргә төште икән? Соң, аңа бит агачта да бик рәхәт булгандыр, тели икән - агач яфраклары белән туклана, тели икән - җиргә төшеп коелган җимешләр ашый, кирәк булса, су эчә дә, куркыныч янаганда, кире агачка менеп кача.

Бер агачтан икенчесенә сикереп качкан маймылны тотып кара син! Аагач башында иң сусыл, тәмле яфраклар, җимешләр ашарга мөмкин. Карагыз, бүгенге маймылларга агачта яшәү ничек рәхәт. Ике аякта йөрергә өйрәнергә дә кирәкми, ризык табу өчен әллә никадәр хезмәт тә куймыйсың .


Хезмәт дигәннән, маймыл хезмәт-эш аркасында кешегә әверелде дигәнгә, ышанмыйм мин. Тамаклары тук булса, нигә эшләргә, ди. Менә Яңа ел каникулларында тамак тук, өс бөтен булгач, бер дә эшлисе килми бит. Ярый әле өйдән чыгып китәргә эшебез бар, дип шатланып куясың. Бернинди эш эшләмәсәң, "тучны" маймылга әйләнәсеңдер ул: ашыйсың да йоклыйсың, ашыйсың да йоклыйсың.


Юк, маймылның акылы зурайган булса, төшмәгән булыр иде ул җиргә, киресенчә, теше тырнагы белән ябышып ятар иде агач ботагына.


Ринат Әюпов


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев