17 март 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар Клара Булатова исемендәге премиягә лаек булды (фотолар)
Әлмәт шәһәрендә узган Клара Булатова премиясен тапшыру тантанасында 11нче гимназия укучылары гимназия данын якладылар. "Драма әсәрләре язу" номинациясендә 9 сыйныф укучысы Илзирә Алишева 3нче дәрәҗә премиягә лаек булды. Үзләре язган шигырьләре белән Авзалова Айсылу, Зианшина Регина лауреат, Мостафина Алинә дипломант исемен алдылар. 8 класс сыйныфы укучысы Мәгъсумова Азалия К. Булатованың...
-
Лениногорск кызлары - республика бәйгесе җиңүчеләре
Бу атнада Татарстан халыклары дуслыгы йортында узган республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесендә лениногорскилылар да уңышлы чыгыш ясады. Сайлап алу турында "Нәфис сүз" номинациясенең өлкәннәр төркемендә 5 нче мәктәпнең 8 "А" сыйныфы укучысы Язгөл Хәева җиңүче исеменә лаек булды. Бүген ул Казанда узучы гала-концертта катнаша һәм бүләк тә алып кайтачак. Бәйгегә аны татар...
-
Шөгерлеләр бүген спектакль куя
Бүген, 17 мартта Шөгер авылы мәдәният йортында Шөгер халык театры Аманулланың "Итәкле кияү" дип исемләнгән комедиясен тәкъдим итә. Рольләрдә: Идрис Давлетшин,Ильнур Давлетшин,Алмаз Хайров,Руслан Сунгатуллин,Алсу Биктагирова. Режиссеры Зилия Гараева. Башлана - 19.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!!!
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда кызыклы күргәзмә эшли (фотолар)
11 мартта шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда "Хатын-кыз дөньясы" исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәгә Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә һәм Баулы рәссамнары эшләре куелган. Күргәзмә 11 апрельга кадәр эшлиячәк.
-
Лениногорскилылар, "Без хәтерлибез, без горурланабыз!" конкурсында катнаша аласыз
"Наша победа" республика медиаконкурсында катнашырга теләүчеләр заявкаларын 15 майга кадәр җибәрә ала. Түбәндәге номинацияләр буенча видеоэшләр кабул ителә: "Хроника памяти"; "Моя малая Родина"; "Герои нашего времени"; "Интервью с ветераном или тружеником тыла". Фотоэшләр өчен номинацияләр: "Наша Победа"; "Моя малая Родина"; "Фотокросс "Наша Победа"; \"Фотоплакат". Конкурста 30 яшькәчә яшьләр катнаша ала....
-
Лениногорск музыка мәктәбе укучылары дәрәҗәле исемнәр яулап кайтты
Әлмәттә Ф. Яруллин исемендәге яшь музыкантлар республика конкурсы үтте. Шәһәребенең балалар музыка мәктәбе укучылары анда актив катнашты. II дәрәҗә лауреатлары: Вениамин Юлдашев , Диана Алиева (укытучысы З.З. Мөхәмәтҗанова, конц. Г.Ф. Аганина, Р.Б.Яновская), Арина Зарипова (укытучысы И.В. Тудиярова, конц.Р.Б. Яновская), III дәрәҗә лауреаты -Айдар Илалов (укытучысы И.В.Тудиярова , конц. Р.Б.Яновская). Беренче...
-
Лениногорскилылар, киләсе елда ничек ял итәчәкбез?
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2018 елда ял көннәрен күчерү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренә караганда, 6 һәм 7 гыйнвардагы ял көннәрен (шимбә, якшәмбе) 9 мартка һәм 2 майга күчерү планлаштырыла. Шулай ук 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрьдәге шимбә ялларын 30 апрель, 11 июнь...
-
Субсидия: кемгә күпме тиеш?
Коммуналь хезмәтләр өчен субсидия кемнәргә тиеш? Моның өчен нинди документлар җыярга кирәк? Айсинә Сафиуллина, Казан. Россия Торак Кодексының 159нчы маддәсе нигезендә, Татарстан Республикасында гражданнарга ярдәм итү максатыннан, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташлама-субсидияләр бирү каралган. Шул рәвешле, Татарстанда тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен тотылган чыгымнары...
-
Лениногорскиның яшь активистларын социаль проектлар төзергә өйрәттеләр (фотолар)
14 март көнне шәһәрнең ЗАГС бүлегендә "Лекториум" проекты кысаларында "Яшь гвардия " активы, яшьләр парламенты һәм Район балалар думасы вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуның максаты - социаль проектлар язу нигезләренә өйрәтү. Яшьләр алдында Яшьләр эше, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова чыгыш ясады. Ул социаль проектның нәрсә икәнлеген...
-
Ана капиталына җиңел машина сатып алу мөмкинлеге бирергә тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасының өч оппозицион фрациясеннән бер төркем депутатлар палатага Ана капиталын җиңел машина алуга юнәлдерү мөмкинлеге канун проектын карауга юнәлтте, дип хәбәр итә INTERFAX.RU мәгълүмат агентлыгы. Авторлар 8 урынлыдан да күбрәк булмаган яңа автомобильләр алуга рөхсәт бирергә тәкъдим итә. Әлеге дәүләт ярдәмен аерым гаилә категорияләре куллана алачак: тәрбиягә балалар алган,...
-
Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе узачак
23 март көнне Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә эш урыннары ярминкәсе узачак. Ярминкәдә башка шәһәр оешмалары да эш урыннары тәкъдим итәчәк. Эш эзләүче лениногорскилыларны Гагарин урамы, 51 йортта сәгать 10.00да көтеп калалар.
-
Лениногорск кызлары мини-футболда ярышты (фотолар)
Шәһәрнең "Яшьлек" спорткомплексында мини-футбол буенча уку йортлары командалары арасында узган ярышлар тәмамланды. Кичә, 16 мартта, кызлар көч сынашты. Нәтиҗәдә, I урынны КНИТУ-КАИ кызлары яулады, II урында - ЛНТ командасы, III урын Лениногорск педагогия колледжы кызларында. Котлыйбыз!
-
Унике яшькә кадәрге баланы автокреслога яки бустерга утырту әлегә мәҗбүри
Балаларны автотранспортта алып барганда аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү машина йөртүченең турыдан-туры бурычы. Юл йөрү кагыйдәләрендә күрсәтелгәнчә, 12 яшькә кадәрге балаларны куркынычсызлык каешлары белән җиһазланган автомобильләрдә алып барганда баланың буена һәм гәүдә авырлыгына туры килә торган утыргыч җайланмалар яки каеш белән эләктерергә мөмкинлек бирүче башка чаралар кулланырга тиеш. Ә алдагы урында...
-
Лениногорскида ялларда чагыштырмача салкын булачак
Гисметео фаразларына карагнда, ял көннәрендә шәһәрдә һәм районда салкын һава торышы сакланчак: көндезге температура -2 ...-3, кичтән һәм төнлә -5 ...-8 градус булачак дип көтелә.
-
Хәерле җомга иртәсе белән, лениногорскилылар!
Җомга көннәре мөбарәк булсын! Эш атналарыгыз уңышлы тәмамлансын.