Лениногорскилылар, киләсе елда ничек ял итәчәкбез?
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, киләсе елда ничек ял итәчәкбез?

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2018 елда ял көннәрен күчерү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренә караганда, 6 һәм 7 гыйнвардагы ял көннәрен (шимбә, якшәмбе) 9 мартка һәм 2 майга күчерү планлаштырыла. Шулай ук 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрьдәге шимбә ялларын 30 апрель, 11 июнь...

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2018 елда ял көннәрен күчерү буенча тәкъдимнәр әзерләде.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренә караганда, 6 һәм 7 гыйнвардагы ял көннәрен (шимбә, якшәмбе) 9 мартка һәм 2 майга күчерү планлаштырыла. Шулай ук 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрьдәге шимбә ялларын 30 апрель, 11 июнь һәм 31 декабрьдәге дүшәмбеләргә күчерәчәкләр.

Озын яллар:

- 2017 елның 30 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварына кадәр (ун көн);

- 23-25 февраль (өч көн);

- 8-11 март (дүрт көн);

- 29 апрель-2 май (дүрт көн);

- 9 май (бер көн);

- 10-12 июнь (өч көн);

- 3-5 ноябрь (өч көн).


Нет комментариев