Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск кызлары - республика бәйгесе җиңүчеләре

Бу атнада Татарстан халыклары дуслыгы йортында узган республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесендә лениногорскилылар да уңышлы чыгыш ясады. Сайлап алу турында "Нәфис сүз" номинациясенең өлкәннәр төркемендә 5 нче мәктәпнең 8 "А" сыйныфы укучысы Язгөл Хәева җиңүче исеменә лаек булды. Бүген ул Казанда узучы гала-концертта катнаша һәм бүләк тә алып кайтачак. Бәйгегә аны татар...

Бу атнада Татарстан халыклары дуслыгы йортында узган республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесендә лениногорскилылар да уңышлы чыгыш ясады.


Сайлап алу турында "Нәфис сүз" номинациясенең өлкәннәр төркемендә 5 нче мәктәпнең 8 "А" сыйныфы укучысы Язгөл Хәева җиңүче исеменә лаек булды. Бүген ул Казанда узучы гала-концертта катнаша һәм бүләк тә алып кайтачак. Бәйгегә аны татар теле укытучы Дилә Фоатовна Морадыймова әзерләгән, чыгыш ясарга да бергә барган булганнар.

Шул ук "Нәфис сүз" номинациясенең кече төркемендә 11нче гимназиянең 1"А" сыйныфы укучысы Замирә Мөхетдинова да җиңүче исеменә лаек булды. Конкурска ул укытучысы Фәнзия Шакировна Әбүләизова белән бергә барган.

Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар сезгә!

Исегезгә төшерәбез: сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру максатыннан "Дулкыннар" бәйгесе ел саен уздырыла. Быелгысы Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев