17 март 2020 яңалыклары
-
Тамашачы Алмаз Мирзаяновка: Бүтән концертыгызга йөрмим
Җырчы Алмаз Мирзаяновка тамашачы "Бүтән концертыгызга йөрмим" дигән. Бу хакта Алмаз Мирзаянов инстаграм сәхифәсендә яза:
-
Татарстан мәктәпләре укучылары каникулга алданрак чыгачак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп каникуллары вакытын коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле алгарак күчерергә кушты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Куакбаш мәктәбе укучылары киләчәк өчен кайгыртучанлык күрсәтә (фотолар)
Куакбаш мәктәбендә 9 сыйныф укучылары шәхси йомгаклау проектларын тәкъдим иттеләр. 6 укучы дүрт фәннән уку елы башында ук сайланган темалары буенча эзләнү-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре белән таныштырды.
-
Татарстанда 245 кешенең коронавирус йоктыруы турындагы хәбәр дөрес түгел
Коронавируска каршы көрәш штабы Татарстанда 245 кешенең әлеге авыруны йоктыруы турындагы хәбәрне ялган дип атады. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
-
Лениногорск балалар музыка мәктәбе укучылары Халыкара конкурсы лауреатлары булдылар
Казанда «Алтын лира» Халыкара конкурс-фестивале узды, анда Н.М.Кудашев исемендәге Лениногорск балалар музыка мәктәбе укучылары актив катнашты һәм лауреат булдылар.
-
Тәрбиягә алган кызын үтерүдә гаепләнүче фермер 19 елга хөкем ителде
Татарстан Югары суды Алексеевск районында 9 яшьлек кызны кимсетү, газаплау, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү һәм үтерү эше буенча Григорьевларга хөкем карары чыгарды.
-
Дөрес булмаган хәбәр: Республика клиник хастаханәсенә коронавирус йоктырган пациентлар китерелмәгән
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә дәвалау учреждениесенә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар китерелүе турындагы мәгълүматны кире кактылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хастаханәнең матбугат сәркатибе хәбәр итте.
-
Коронавирус: шаярмагыз, лениногорскилыларга коронавирусны профилактикалау буенча
Коронавирус 100дән артык илдә таралган. Шуңа да чит илләргә чыгуны кичектереп торырга кирәк.
-
Лениногорскида Нәүрүз бәйрәме буламы, юкмы?
21 март - көн белән төн тигезләшкән көн , Нәүрүз бәйрәме.
-
Татарстанда тагын ике елдан цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү 70 процент булыр дип фаразлана
Татарстанда дәүләт хезмәтләренең 70 проценты цифрлы форматта булуына 2022 елга ирешү ниятләнә. Хәзер бу сан 42,5 процент дәрәҗәсендә. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
-
Туган якны өйрәнү музеенда әби сандыгын "актардылар"
12 мартта Туган якны өйрәнү музеенда музей, Мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Әби сандыгы хәзинәләре» дигән чара узды.
-
Автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләр руль артында тугыз сәгатьтән артык утырмаска тиеш
Руль артында ял итү һәм хезмәт режимын үтәү автомобиль йөртүчеләр өчен бик мөһим. Бу хакта матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте.
-
Табиб: Кояш батканда йокласаң, баш авырта дигән сүз дөрес түгел
«Кояш баткан вакытта йоклап алсак, төп йокыга соңрак ятачакбыз, тору вакыты да соңракка күчәргә тиеш дигән сүз, ә иртә торырга кирәк булганда, авыр булачак. Йокы режимы бозылганга күрә дә дүшәмбе кеше эштә таркаурак була», — диде.
-
Элвин Грей көтелмәгән кискен социаль трек әзерли
Күптән түгел Крокус-ситида аншлаг җыйган популяр Россия музыканты Элвин Грей (Радик Юльякшин) «Бүлмәдән чыкма» («Не выходи из комнаты») дип аталган көтелмәгән кискен социаль трек әзерли. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.