Лениногорск балалар музыка мәктәбе укучылары  Халыкара конкурсы лауреатлары булдылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск балалар музыка мәктәбе укучылары Халыкара конкурсы лауреатлары булдылар

Казанда «Алтын лира» Халыкара конкурс-фестивале узды, анда Н.М.Кудашев исемендәге Лениногорск балалар музыка мәктәбе укучылары актив катнашты һәм лауреат булдылар.

 

1 дәрәҗә лауреатлар - Сергеева Арина фортепиано ансамбле ( укытучысы Марина Палитовна Маркелова) һәм Сирик Виктория ( укытучысы Рәзидә Габделбарый кызы Яновская ), 2 нче дәрәҗә лауреатлар - «Ассорти» фортепиано ансамбле Мөхәммәтшин Реваль (укытучысы Гөлфия Фиалитовна Аганина) һәм Назарова Майя ( укытучысы  Диләрә Фәрхәт кызы Самохвалова).

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 


Н.М.Кудашев исемендәге Лениногорск балалар музыка мәктәбе

 


Нет комментариев